Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Рәнҗеш (хикәя тормыштан алынды)

    "Кит янымнан читкәрәк. Бик юньсез нәсел баласы син. Җиде буынга бара торган рәнҗеш алган буын сез"

    Сиринә инде яшь җилкенчәк кыз түгел, гомер көзенә аяк атлаучы, шактый тәҗрибә туплаган хатын-кыз. Заманында бик чая, үткен булган, күп егетләрнең, ирләрнең башын әйләндергән ханым бүген япа-ялгыз гомер итә...

    Үзеннән күпкә яшь егет: “Яратам, синнән башка беркем кирәк түгел, әйдә, өйләнешик”, - дигәч, яратмаса да, беренче иренә үч итеп, аңа кияүгә чыгарга ризалыгын бирде. Ул аны кеше арасында да зур дәрәҗә дип уйлады, янәсе, ул төшеп калганнардан түгел. Ике баласы белән яшь егет кияүгә алгач, димәк, беренче ире үзе гаепле булган. Әмма... ялгыша шул. Кая инде яшьләр карт хатын белән яшәсен?! Шулай да ун елдан артык гомер иттеләр алар. Билгеле, әгәр дә Сиринә моны яшәүгә санаса?! Көн-төн яшь кызлар белән типтергән ир көннәрдән бер көнне үзеннән шактый яшь бер кыз хакына Сиринәне ташлап чыгып та китте. Хатын бу хәлне бик авыр кичерде. Аерылышканда беренче ире Мөхәммәт: “Хыянәт ачысын үзеңә дә кичерергә язсын”, - дип, бик рәнҗеп киткән була шул. Ике баласын, ирен өйдә калдырып, төрле ирләр белән кәеф-сафа корып йөргән Сиринә ул вакытта бу сүзләргә көлеп кенә карады. Әмма иренең теләкләре кабул булды. Бүген ул, хыянәт ачысының җан газапларын кичереп, бер ялгызы яши. Яшь ирен йортка керткәнен кичерә алмаган балалар да, әниләрен калдырып, икесе ике якка чыгып китте. Кияүләре Мөхәммәт белән яшәгәндә, кызларының бар гамәленә күз йомган ата-ана бар гаепне ирдән күрделәр. “Син - булдыксыз, җүнсез, җилкуар хәерче бер адәм. Кызыбызны бар нәрсә белән тәэмин итеп тора алмагач, ни пычагыма аңа өйләндең?” - дип, аны кимсетергә дә чирканмадылар. Шушы сүзләрне тыңлап торган Сиринә ул вакытта ирен яклап бер сүз дә әйтмәде. Утка ялкын өстәп: “Кыйный, төрле әшәке сүзләр әйтә, акчасын да биреп бетерми, идәнгә каты итеп басып йөри... Ичмасам, үлсә, рәхәтләнеп ике балага акча алып ятар идем”, - дип, ирен нигезсез рәнҗетергә дә уңайсызланмый. Уеннан-уймак чыгарып, үз тормышын мәңгегә бозганын хатын сизми дә калды. “Минем ялгышканны әти-әни белмәделәр түгел, белделәр бит. Ник вакытында туктатмаганнар? Нигә әти, ялгышасың, кызым, дип, өстәлләр сугып тиргәмәгән? Сиринәнең бу сорауларына бүген беркем дә җавап бирмәячәк. Чөнки бердәнбер кызларының китергән газаплы мәшәкатьләреннән тәмам алҗып беткән ата-ана, бер-бер артлы чирләп, якты дөньядан китеп тә баралар.

    Сиринәнең кызы Алсу кырык яшькә җитсә дә, тормышы һич кенә дә рәткә кермәде, җүнле эш тә тапмады, гаилә дә кора алмады. Көннәрдән бер көнне ул, кайтып, Сиринәне үзе белән алып китте. Күпләрне дәвалаган, күрәзәлек сәләте дә булган бер кеше янына алып бара ул әнисен.

    - Кит янымнан читкәрәк. Бик юньсез нәсел баласы син. Җиде буынга бара торган рәнҗеш алган буын сез. Синең балаларың - дүртенче генә буын әле, - дип, ачу белән каршы алды аны имче.

    Реклама

    Тулырак газетада укыгыз.

    Фәридә ХИСАМОВА, Тырыш авылы

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: