Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • "Миңа үз балам кирәк, килмешәкләр түгел" (булган хәл)

    Ялгыз калган минутларында: "Нишләп миңа бер кеше дә ошамый соң, утызга җитәм бит инде, шулай гомер буе ялгыз яшәрмен микәнни", - дип уйланып утырган вакытлары ешая бара иде. Килде, соңлап булса да, килде аңа мәхәббәт. Ләкин ул күзаллаган, китаплардан укып хыялланган мәхәббәт түгел иде. Бик газаплы мәхәббәт булды ул...

    Алия никтер кияүгә чыгарга ашыкмады. Әти-әнисенең: "Кызым, ялгыз каласың бит, яшең дә бара, үз гаиләңне булдыру турында уйларга вакыт инде сиңа" , - диюләренә: "Яшь бит әле мин", - дип җавап биреп килде. Ялгыз калган минутларында: "Нишләп миңа бер кеше дә ошамый соң, утызга җитәм бит инде, шулай гомер буе ялгыз яшәрмен микәнни", - дип уйланып утырган вакытлары ешая бара иде. Килде, соңлап булса да, килде аңа мәхәббәт. Ләкин ул күзаллаган, китаплардан укып хыялланган мәхәббәт түгел иде. Бик газаплы мәхәббәт булды ул. Алияне утларга салды, сулардан тартып алды, елатты, җырлатты, ике якын кешенең берсен сайларга мәҗбүр итте. Ахырдан биреште. Мәхәббәт булган җирдә мәрхәмәт барлыгына ышанды. Ләкин, бик соңлап...

    Үзеңә ошаган кешесен очрата, җан сөймәгәнне пар итә алмаган Алия, бөтен күңелен эшкә биреп, мохтаҗларга ярдәм итеп яши бирде. Көннәрдән бер көнне күчтәнәчләрен күтәреп балалар йортына килгән Алия, тәрбияче хатынның бер кыз баланы әрләп торган вакытына туры килде. Җүнле булсаң, сине ата-анаң ташламас иде, минем белән кара-каршы талашып торырга кем соң әле син, "килмешәк" дип, баланы җилкәсеннән тотып дер селкетә иде ул. Ишектән кереп килгән Алияне күргән кызчык, яклау эзләп аңа каршы йөгерде. Бала белән булачак ана беренче тапкыр әнә шулай очраштылар. Аларның очрашулары ешайганнан-ешая барды. Бер-берсен берәр көн күрмәсәләр, сагынудан нишләргә белмиләр иде. Бигрәк тә Флүзә көтте. Бик тә "әни" дип дәшәсе килде аның Алиягә. Беркөнне Алия Флүзәне үзенә кунакка алып кайтты. Бу көнне Алиядән дә бәхетле кеше юк иде, чын әни кеше кебек хис итте ул үзен. Икесе дә бәхетле иде алар. Көне буе шаярыштылар, уйнадылар, аннан тәмләп чәй эчтеләр. Кич белән Алия Флүзәне балалар йортына озатып куйды. Аерылышканда Флүзә: "Алия апа, минем сиңа "әни" дип әйтәсем килә. "Әни" дип әйтсәм мине ачуланмассыңмы, үзеңнең кызың булгач та ташламассыңмы?" - дип кат-кат сорады. Саубуллашканда Алиянең күңеле нечкәреп күзләрен яшь томалады. Әкрен генә: "Сау бул, кызым", - диде. Пышылдап кына әйтелгән бу сүзләрне Флүзә ишетмәде.

    Алиянең күзенә төне буе йокы кермәде. Көндез кызчык белән ниләр сөйләшүләрен, уйнауларын кат-кат күз алдына китерде. Флүзәне кызлыкка алырга кирәк дигән карарга килде ул. Әти-әнисе дә, иптәш кызы да аны бу уеннан кире кайтара алмады. Бу турыда балалар йорты директоры белән дә сөйләшеп куйды. "Флүзәне беркемгә дә бирмәгез, үзем алам", - диде. Каршы килүче булмады. Ике айдан Флүзә әниле, Алия кызлы булды.

    Өйгә әле ияләнеп тә бетмәгән Флүзәне ялгыз калдырасы килмичә, балалар бакчасына да тиз генә урнаштыру мөмкин түгеллеген аңлаган Алия, эшеннән бер айга ял алып, кызы белән ял йортына китте. Рәхәтләнеп ике атна ял иттеләр. Иртәгә кайтасы көннәре. Кичтән сумкаларын тутырып куйдылар да, саубуллашу көне итеп кафега юнәлделәр. Керүен керделәр, ләкин бер өстәл дә буш түгел иде. Әйдә кайтыйк, дип ишеккә борылулары булды, аларны йөгереп килеп бер егет туктатты: "Әйдәгез минем өстәлгә, мин үзем генә". Ана белән кыз бер-берсенә карашып алдылар. Флүзә: "Әйдә, киттек", - дип, әнисенең кулыннан тартса да, Алия чыгып китәргә ашыкмады. Менә бит кайда йөри икән Алиягә дигән егет. Ул буй-сын дисеңме, киенүе, хәтта сөйләшүе дә кыз күңеленә хуш килде. "Кызым, иртәгә кайтып китәсе көнебез бит, әйдә үзебезгә бәйрәм ясыйк, бу егеткә каршы килмик", - дип Алия егеткә карап елмайды. Әмма бу егет Флүзәгә ошамады. Ул: "Әйдә киттек", - дип әнисен ишеккә таба тарта башлауга, егет аларны үз яныннан җибәрәсе килмичә:"Шундый чибәр яшь кызның шушы кадәрле зур кызы бар?!" - диде. Ә аннан Флүзәгә карап: "Бу принцессаның әтисе кайда икән, нишләп аларны ялгыз җибәрде икән?" - дип әйтеп куйды. Кыз бала югалып калмады: "Безнең әтиебезнең эше күп, иртәгә безне алырга киләчәк", - дип җавап бирүеннән Алия телсез калды. Егетнең кызына ошамаганлыгын аңлап, Алия тәкъдимне кире какты.

    Кире әйләнеп бүлмәгә кайткач, икесе дә бу турыда сүз кузгалтмыйча йокларга яттылар. Икенче көнне такси чакыртып, өйгә кайтып киттеләр. Ял бик тиз узып китте. Инде менә эшкә чыкканына да өч көн. Эше бетүгә Алия автобус та көтмичә, такси чакыртып өенә ашыга. Анда аны зарыгып көтүче кызы бар бит. Менә бүген дә тизрәк кайтырга иде исәбе, никтер чакырылган такси гына күренми. Янына килеп туктаган машинага Алия тиз генә кереп утырды да: "Озак йөрисез, бер сәгать көтәм бит инде. Кызым борчыла торгандыр", - дип таксистка шелтә белдереп алды. Аның: "Нишләп, кызыгызның әтисе каршы алмыймени?" - дигәненә борылып караса, үз күзләренә үзе ышанмады: шофер - теге егет иде. Сөенергәме, көенергәме - нишләргә дә белмәде, телсез диярлек калды Алия. Үзен Сөнгать дип таныштырды егет. "Менә безне Ходай Тәгалә тагы очраштырды, юкка түгел бу, мин беләм: сезнең ирегез юк, кызыгыз мине ошатмады, шуңа "әтиебез эштә" дип җавап бирде. Сүз бирәм, кызыгыз белән уртак тел табачакмын. Мин сезне башка югалтырга теләмим". Шул көннән соң Сөнгать Алияне көн дә эштән каршы ала торган булды. Бер айлар тирәсе очрашып йөргәннән соң, Алия, Флүзәне Сөнгать белән якыннанрак таныштыру өчен өенә чакырды. Флүзә егетне күргәч, исәнләшеп тә тормыйча бүлмәсенә кереп бикләнде. Ничек кенә чакырып карасалар да, кыз бүлмәсеннән чыкмады. Сөнгатьне озатканнан соң, Алия кызы белән ачыктан-ачык сөйләшү өчен бүлмәсенә керде. "Кызым, Сөнгатьнең кайсы җире ошамады сиңа, нинди зур курчак алып килгән үзеңә, алай ярамый бит инде. Флүзә, кызым, күпме егетләр минем белән очрашырга теләделәр, ләкин аларның берсе дә миңа ошамады. Шушы яшемә җитеп миңа ошаган беренче егет бу. Мин икеләтә бәхетле. Кызым, менә син бар, аннан миңа бик тә-бик тә ошаган егет - Сөнгать бар. Беләсеңме, кызым, ул миңа тәкъдим ясады. Без өчәү бергә яшәячәкбез. Барысы да әйбәт булыр, балам. Әйдә, кызым, чәй эчеп алыйк", - дип, Алия чәй әзерләргә кухня ягына чыгып китте.

    Шактый көтеп тә кызы чәй эчәргә чыкмагач, кабат чакырырга дип бүлмәсенә керсә, аптырап калды. Флүзә киемнәре белән уенчыкларын сумкасына тутырып маташа. "Кызым, нишлисең син, кая барасың?" Флүзә түзмәде, диванга капланып үксеп елап җибәрде. "Син хәзер мине яратмыйсың, аны яратасың, мине кире балалар йортына илтәчәксең бит, күрә алмыйм мин ул кешене. Әнием, әйдә икәү генә яшик, безгә беркем дә кирәкми бит", - дип, Флүзә әнисе кочагына сыенды. Алия кызын ничек юатырга да белмәде. "Кызым, ул начар кеше түгел, әйдә бергә яшәп карыйк, аннан карарбыз, яме?.." Алия Флүзәсен юатырга башка сүз тапмады.

    Реклама

    Атна-ун көн тирәсе әйбәт яшәделәр. Ләкин тора-бара Флүзә әнисенең үзе белән йокламыйча, теге ир белән йоклавын кабул итә алмады. Көн арты көн үткән саен бала күңелендә үч алу теләге арта гына барды. Ул бит иң якын кешесен - әнисен тартып алды. Бу уйлар Флүзәне көне буе эзәрлекли иде.

    Беркөнне әни белән кыз Сөнгатьнең кычкырган тавышына уянып киттеләр. Чыксалар, ни көләргә, ни еларга белмәделәр. Сөнгать, ачудан шартларга җитеп, юеш оекбашы белән тач-тач басып, коридор буенча йөри иде. Кемдер аның ботинкалары эченә су салып куйган икән. Алия дә, Сөнгать тә моның кем эше икәнен белсәләр дә дәшмәделәр. Флүзәнең "шаярулары" моның белән генә бетмәде әле. Сөнгать аларга күз йомарга тырышты, бала көнләшә, шуңа шулай кылана дип уйлады. Ләкин бу "шаярулардан" соң, Алия белән Сөнгать арасында сөйләшү кискен була иде. Шундый сөйләшүләрнең берсендә Алия түзмәде, Сөнгатькә Флүзәнең үз баласы түгел, балалар йортыннан алганлыгын әйтеп ташлады. "Аңа карата кырыс булмыйк, әти-әни назы күрмәгән бала бит, күбрәк аның белән аралашырга, аны яратуыбызны, безнең өчен кадерле булуын аңлата белергә кирәк безгә". Сөнгать ризалашкандай башын какты, ә күңеле...

    Кич белән эштән кайткан Алия, кызын өйдә очратмады. Аннан алда кайткан Сөнгать исә: "Мин кайтканда өйдә юк иде", - дип җавап бирде. Алия кая барырга, нишләргә дә белмәде. Урамга чыгып эзләп тә карады, файдасыз, хәтта кайсы якка киткәнен күреп калучылар да юк иде. Алиянең өзгәләнгәнен күреп, Сөнгать түзмәде: "Алия, мин аны кире балалар йортына илтеп куйдым. Борчылма әле шулкадәр, аңа анда иптәшләре янында яхшырак булачак. Аннан үзебезнең балабыз булгач, ул безгә артык булачак, безгә аның турында түгел, үз балабызны алып кайту турында уйларга кирәк. Миңа үз балам кирәк, килмешәкләр түгел". Алия бу сүзләрдән миңгерәүләнеп калгандай булды, бары "чыгып кит" дигән сүзне генә әйтә алды.

    "Мин ял йортында балалы хатын белән таныштым. Ул миңа бик ошады, без бергә хәзер аның фатирында яшәячәкбез", - дип чыгып киткән Сөнгатьнең, ун көннән балтасы суга төшкәндәй кайтып кергәнен күргәч, ата белән ана: "Ни булды?" - дип сорамыйча булдыра алмадылар. Ул әти-әнисенә Алиянең кызы үзен яратмавын, аның белән берничек тә уртак тел табып булмавын, аннан ул баланың Алиянеке түгел икәнен белгәч, кызны үзе дә күрә алмый башлавын, ахырдан үзенә карата баланың кылган гамәлләренә түзмичә, Алиягә әйтмичә генә Флүзәне кире балалар йортына илтеп куюын әйтте. Ата белән ана бер-берсенә карашып сүзсез калдылар. "Ничек инде илтеп куйдың, ул бит сезгә курчак түгел, уйнап туйгач ташларга. Алияне яратсаң, аны хөрмәт итсәң, син кыз баланы кире алып кайтырга тиеш", - дип әтисенең кычкыруына да исе китмәде Сөнгатьнең". "Миңа кеше баласы түгел, үз балам кирәк", - дип ишекне каты итеп ябып чыгып китте. Икенче көнне Сөнгать, Алияне каршы алырга дип эшенә барды, ләкин Алия эшкә чыкмаган, "больничный" алган иде. Кызның өенә барып, бик озаклап кыңгырау төймәсенә басып торса да, ишекне ачучы булмады. Шулай бер атна тирәсе ике арада йөрде Сөнгать. Улларының өзгәләнеп йөрүенә түзмәгән ата белән ана, үзләре белән кабергә алып китәсе серләрен чишәргә булдылар. "Балам, зинһар, барып ал ул кызчыкны, башка кешегә биреп куймасыннар, гомерлек үкенеч булыр. Алияне дә кызган, улым. Сөнгать балам, мондый хәл килеп чыкмаса, безнең авыздан ишетәсе сүзең түгел иде бу, улым, без үзебез дә сине балалар йортыннан алдык бит". Сөнгать башкасын хәтерләми, шәһәр урамы буйлап күпме йөргәндер, каршыга очраган кешене бәреп, икесе дә асфальт юлга килеп төшкәч кенә аңына килде. Шәһәр урамы буйлап төне буе йөри ул, үзенең күзеннән мөлдерәп яшь ага, үзе бер сүзне кабатлый: "Сине дә без балалар йортыннан алдык бит".

    Иртәнге якта гына өенә кайтып, душта коенып чыкты да, туп-туры балалар йортына китте. Ләкин аны анда кертмәделәр. "Авырый ул, сез китереп куйганнан бирле йокламый, ашамый, ятып кына тора, нинди хәлгә төшердегез баланы, китегез моннан, хәзер полиция чакыртам китмәсәгез", - дигән тәрбияче сүзенә дә карамыйча, зинһарлап, кыз янына кертүләрен сорады. Күз яшьләре белән ялварган иргә каршы тора алмыйча аны Флүзә янына керттеләр. Ишектән килеп керүгә, Сөнгать Флүзә караваты янына тезләнеп: "Гафу ит, кызым", - дип үкси башлады. Үзенең чәчләре арасында нәни генә җылылык сизеп, күтәрелеп караса - исе китте: Флүзәсе, аның Флүзәсе, елмаеп әтисенең чәченнән сыйпап тора икән. "Кызым, әйдә әниең янына кайтабыз, башка мин сине беркайчан да ташламам, кире минем кызым бул!" Флүзәгә канатлар үстемени, караватыннан сикереп торды да, "әтием" дип Сөнгать кочагына ташланды.

    Берөзлексез чылтыраган кыңгырау тавышыннан тәмам туйган Алия ишекне ачты, ә анда Сөнгатьне күреп, кире япмакчы булган гына иде, Сөнгать артында басып торган Флүзәсен күреп: "Кызым, балам", - дип, кулларын сузып аңа ташланды.

    Бәхетле, тигез гаилә булып яшәр өчен бу вакыйга аларга сабак та, сәбәп тә булды.

    Фәридә ХИСАМОВА

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: