Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
Әдәби хәзинә

Күрше хакы: Бер урынына — ике

Сезнең игътибарыгызга бик мәгънәле хикәя тәкъдим итәбез.

Язгы өзеклектә Сәрбиҗамал урамның ындыр арты ягындагы Майбәдәр атлы күршесеннән бер чиләк бәрәңге алып торган иде. Тегесе, шаярган булып:

— Биреп торам, Сәрбиҗамал, тик көзен ике чиләк итеп түләрсең, — диде.

— Түләрмен, түләрмен. Моңарчы алган әйберне бирми калган юк әле, үзең дә бик яхшы беләсең.

Ашка салырга гына тотып, шул бер чиләк бәрәңгене байтакка җиткерде Сәрбиҗамал. 
Орлыкка, аннан-моннан җыештырып, бакчаларын да буш калдырмадылар, тулганчы бәрәңге утырта алдылар. Бригадир булып эшләүче кызы Гайшә, калхуз прсидәтеле белән сөйләшеп, буш яткан Шаһи бакчасының яртысына да утырта алды әле. Көзге якта, Ходайга шөкер, мул гына бәрәңгеле булды болар. Өй асты базы да тулды, кыш чыгарга чокырга да, аслы-өсле салам белән төреп, ишле генә итеп салып куйдылар. Мондый муллыкта бер чиләк бәрәңге әҗәтен түләү нәрсә ул: Сәрбиҗамал, су чиләген алып, аңа бәрәңгеләрнең бик һәйбәтләрен сайлап тутырды. Урамның каршы ягындагы Майбәдәргә бәрәңге белән чүмәкәй тулган чиләкне көчкә күтәреп кереп китте. 

Майбәдәр ишегалдындагы тавыклары белән әвәрә килә иде. Капкадан бәрәңге күтәреп килеп керүче Сәрбиҗамалны күрүгә, йөзенә канәгатьлек галәмәте чыгарды. 

— И-и-и, ала каргадан аласы булсын, диләр, язгы йомыш көзгә көмеш булып әйләнеп кайта түгелме?

— Менә, күрше, теге чакта сүземне кире какмадың. Рәхмәт.
Сәрбиҗамал чиләкне баскыч төбенә китереп утыртты.

— Моны кайда салыйм? Чиләге кирәгие.

— Менә шушы яшнеккә аудар, күрше. Аерым торсын. Сезнең бәрәңге әйбәт була торгание. Орлыкка куярбыз, сал шунда.

Алар, бер-берсенә рәхмәтле күз белән карап, шушы бер чиләк бәрәңгене аудару белән мәш килеп алдылар. Шулай да Сәрбиҗамал, ниндидер нечкә тоем белән, Майбәдәрнең карашындамы, тел төбендә димме, ниндидер ризасызлык дигән нәрсәнең дә барлыгын сизеп алды. Теге чакта уены-чыны белән әйтсә дә, бу күрше дигәнең бер чиләк белән генә риза булмады түгелме? Урам аркылы чыгып, үз турларына җиткәч, ул моның шулай икәнлеген тәмам төшенгән иде инде. Ярый, аныңча булсын, бер очтан тагын бер чиләк кертеп аударырга да, күңелдәге юшкынны бетерергә. Ул яңадан чиләгенә бәрәңге тутыра башлады...

Дөрестән дә, Майбәдәрнең кәефе киткән иде. Теге чакта, уйнап әйткән булып кыланса да, уйлаганы чын иде бит аның. Кирәк чакта икене кайтару шарты белән берне алу дөньяда булмаган нәрсә түгел. Дөрес, сентябрь байлыгында аларның үзләренең дә бәрәңгеләре таралып ята. Алай кирәктән түгел, аның өчен үз сүзен сүз итү кирәк. Әмма аңа, өметсезләнеп, кул селтәргә генә калды. Ник дигәндә, күршесе тагын берне кертәм дигән сүз чыгармады шикелле.

— Алырсың ул кысмырлардан бер урынына икене, алырсың, бар...

Шулвакыт тагын капка ачылды, аннан, бәрәңге тулы чиләк күтәреп, янә «кысмыр» Сәрбиҗамал кереп килә иде.

Майбәдәрнең йөзе көләчләнеп китте, күзләре нурланып балкыды.

— Хәтерем чуалмаса, күрше, син бер чиләк кенә алган идең шикелле?

— Көз көне бернең ике булуына аптырарга кирәкмидер. Менә син дә алдагы язда ике чиләк сорап керсәң, мин дүрт итеп кайтарырсың, дип әйтермен. Дөнья — куласа, бер әйләнә, бер баса, диләрме? Бер дә аптырама, Майбәдәр. Дөнья бу, бар да була.

Бу сүзләр Сәрбиҗамал авызыннан шактый җиңел генә, шаяру төсмере белән чыкса да, Майбәдәр аларның яңгырашындагы кинаяне, тел төбендәге инәләрне аңламаслык ахмак түгел иде. Хәзер инде аңа бу ике чиләк бәрәңгенең кирәге калмаган иде. Әлеге эре, сары бәрәңгеләрнең һәрберсеннән мыскыллау тавышлары килгәндәй булды. Алар Майбәдәр күзенә утлы күмер булып күренде. Юк, бу чиләкне бушаттырырга һич ярамый, карчыкның кулына тоттырып, капкадан чыгарып җибәрергә кирәк.

— Их, син, атаң Шаһаби байның рвәлүтсәгә кадәрге маллары төшеңә керә башладымы әллә? Күпме керсә дә, алар төш кенә шул инде. Кире кайтырып ала алмассың. Ачка үлсәм дә, синең бусагаңа барып ялынасым юк. Дүрт чиләк итеп бирерсең, имеш. Кара син аны, сәвит замынында да баюның юлын тапкан берәү. Безнең Заһирләр бөтен байлыгыгызны кырып-себереп алып чыгып бетерсәләр дә, күңелегездәге нәпсегезне йолкып ташлый алмаганнар икән әле. 

Бу инде Сәрбиҗамалның иң авырткан җире. Шушының ире бит инде ул, яңа тормыш төзибез дип, саташып йөрүчеләрнең берсе булды. Әле дә күз алдында: көтүдән яңа гына кайткан, әле савылмаган да сыерны, муенына бау салып, җитәкләп алып чыгып киткәние. Көтүдән кайтканда малкай көн саен безнең капкага борыла иде. Заһир, алдан саклап торып, сыерны үзенә алып кереп китә. Шул чагында үзәкнең өзелүе бүгенгедәй исендә. Шуңа күрә күрше карчыкның бу сүзләре аның күпме еллар күңелендә йөрткән ачу ташкынын ерып җибәргәндәй булды.

— Әйе шул, калхуз төзибез дигән булып, синең ирең Заһир кебекләр безнең ише маңгай тире белән аруырак көн күрүчеләрнең бал калакларына кадәр талап алганнар иде дә бит, бер дә кеше малы белән мантый алмадыгыз әле. Һаман да шул кыйшык өйдә көн үткәрәсез, сыер урынына кәҗә савасыз. Кеше бете кешедә тормый ул. Мә, тыгыл, бер урынына ике чиләк керттем. Барыбер тамагың туймас!

Сәрбиҗамал чиләктәге бәрәңгесен Майбәдәрнең аяк астына чәчеп җибәрде, аннан, кинәт кенә борылып, капкадан җилт-җилт атлап чыгып та китте.
Күрше карчыгының бу эше Майбәдәрнең канын хәтәр кыздырып җибәрде. Кояшта суы җылына торсын дип, эскәмия өстенә куелган чиләкне тибеп аударды да җиргә чәчелгән бәрәңгеләрне тиз-тиз генә шул чиләккә җыя башлады. Тутырып бетергәч, чиләкне кызулык белән җиңел генә күтәреп, урамга чыкты. 

— Кара син аны, кулак калдыгы, безнең кебек чисный калхузчыларны мыскыл итәргә юл куймабыз. Заһирем генә кайтсын, Шаһи бакчасыннан казып алган бәрәңгегезне калхуз малларына алып төшеп ашаттырмасам, исемем Майбәдәр булмасын!

Ул, шулай кычкырына-кычкырына, Сәрбиҗамаллар капка төбенә килеп җитте. Капка эчтән бикле булып чыкты. Майбәдәр аптырап калды, әмма бу халәте озакка бармады, бәрәңгеләрне капка төбенә аударды. 

— Шаһабиның байлыкларын сагынгансыңдыр шул. Унар-унбишәр ат белән сәүдә итеп йөргән заманнарыгыз бар иде барын. Үтүт инде алар. Бер дә кайтмаска артта калдылар.

Майбәдәрнең тавышы тавыш кына идеме? Бу әче тавыш бөтен авылга данлыклы. Аның теленә кермәс өчен, күрше-тирәләр бу хатыннан ераграк булырга тырышалар. Сәрбиҗамал, әлбәттә, капкасының келәсен төшерсә дә, өйгә кереп китмәде. Капка ярыгыннан тегенең кыяфәтен карап торды. Майбәдәр, үз капкасына кереп югалуга, урамга чыкты, бәрәңгеләрне чиләгенә тутырды да кабат Заһирнекеләр капка төбенә илтеп ташлады.

Үз капка төпләренә кайтуга, Сәрбиҗамал янына күрше ахирәтләре Гөлҗамалттәй белән Миңсылуттә килделәр. Сәрбиҗамал аларга хәлнең ничек булганын аңлатты. Тегеләре, Майбәдәр ягына карап, хәйран калдылар. Моны тактадагы ботак тишегеннән Майбәдәр үзе дә күреп торды. Ниһаять, урам бушауга, зәһәрләнеп чыкты да, бәрәңгеләрне чиләккә җыйды. Ул арада борынына көйгән сөт исе килеп керде. Плитәгә кәҗә сөте белән ботка пешерергә куйган иде бит! Харап кына булган икән! Ире Заһир кайтса, тагын тавыш чыгара инде.

Майбәдәр Заһирнең икенче хатыны иде. Беренчесе Мәйсүфә, иренең җәберләвенә түзә алмыйча, кышкы көннәрнең берсендә Сәрбиҗамаллар капка төбендәге коега төшеп үлгән иде. Яшь хатын исә түземле булып чыкты. Ире кул күтәрсә, дөнья бетереп тавыш чыгарды, шуның белән ирен җиңә килде. 

Заһир, әбәткә кайтышлый, тимерчелеккә сугылды. Сугышка кадәр бу алачыкны Сәрбиҗамалларның кияве салган иде. Аның кулы белән ясалган күрекләрне, башка кирәк-яракларны файдаланып, хәзерге тимерче Вәли авылның тимер эшенә кагылышлы бөтен йомышларын башкарып килә. Әмма, шунысы гаҗәп, Заһир ничә генә мөрәҗәгать итсә дә, аның йомышын йомышларга Вәлинең я тимере юк, я кургашы беткән, бер дә булмаса, күмере чи була. Кыскасы, Заһиргә килеп төртелгәч, юмарт Вәлинең мөмкинлекләре чикләнә. Әле бүген дә Заһир абзар ишегенең күгәнен күтәреп төшкән иде. Шуның кыйшайган үзәген турайтып кына куясы.

Вәли, күгәнне әйләндереп-әйләндереп карады да, мондый четерекле нәрсәне тиз генә эшләп булмый, калып торсын, үз вакытым белән ясармын, диде. Беләм мин аны, алачык почмагына ташлый да, берәр ай яткыргач, булмый бит, абзый, дип, кире бирә. Тагын бер сынап карыйм, дип кенә алып төшкән иде. Булмый инде булмагач. Өшенбаш Әләксәй малаена ясатыр әле. Ул күгәнен кире алып кайтып китте. Вәли аның артыннан, канәгатьлек кичереп, елмаеп калды.

Шундый уйлар белән җенләнеп кайтып килгәндә, Заһир үзләренең капка төбендә бер чиләк бәрәңгегә тап булды. Абайламыйча, шул чиләккә абынып, чак егылмады. Чиләкне тибеп очырды.

— Әй, нәгаләт, нәгаләт, кайсы әрәмтамагы куйды юл өстенә бу бәрәңгене?
Ул арада капкадан каушап калган Майбәдәр килеп чыкты. Ул, Сәрбиҗамал дип нәрсәдер әйтергә чәрелдәп авызын ачкан иде, Заһир аңа кулындагы күгәнен томырды. Тимер кисәге Майбәдәрнең аягына килеп төште.

— Каравыл, үтерде, үтерде дип, Майбәдәр бөтен урамга сөрән салды. Заһир аны төрткәләп капкадан кертеп җибәрде. Чәчелгән бәрәңгеләр капка төбендә калды.

Фоат Галимуллин, Казан

Фото: ясалма интиеллект ярдәмендә ясалды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев