Кукмаралылар Казанда Равия Мухинаның «Ак чәчәкләр кебек» китабын тәкъдир итү кичәсендә катнашты
Равия Гаяз кызын котларга Фоат ага Галимуллин, Бөтендөнья Татар Конгрессы рәисенең беренче урынбасары Данис Шакиров, Римма Ратникова, Равия ханымның курсташлары, дуслары, туганнары, табибәнең шифалы куллары астында дәваланып чыккан пациентлар һәм кукмаралылар килгән иде.
Районыбызның «Ак калфак» берләшмәсе җитәкчесе Зөмәрә Җиһаншина җитәкчелегендә бер төркем аккалфаклылар Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар Дәүләт яшь тамашачылар театрында узган китап сөючеләр кичәсендә булып кайтты.
Бу юлы анда Березняк авылында туып-үсеп, хәзерге көндә Казанның 7нче шәһәр хастаханәсендә ревматология бүлеген җитәкләүче Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасының атказанган табибәсе Равия Мухинаның яңа гына дөнья күргән «Ак чәчәкләр кебек» дигән китабын тәкъдир итү булды.
Мәктәпне тәмамлау белән Равия ханым, Габдрахман Әпсәләмовның «Ак чәчәкләр» романындагы төп герой Гөлшаһидәне бәлки очратырмын дигән өмет белән, Казан медицина көллиятенә юл тота. Шул елларда аңа башта китап авторы, соңыннан Гөлшаһидәнең протатибы Рәйсә Габдрахманова белән очрашу насыйп була. Бу вакыйгалардан соң аның табиб булу теләге тагын да арта. Ул, өч ел рәттән имтихан тапшырганнан соң, медицина институты студенты булу бәхетенә ирешә.
Озак еллар Рәйсә Шәрәфетдин кызы белән иңгә-иң торып эшлиләр, яшь табибә остаздан тәҗрибә туплый, табиб һөнәренең бөтен нечкәлекләренә өйрәнә. Остазын югалтканнан соң, алты еллап вакыт узгач, ак халатлы фәрештәләрне олылау, табибларга мәдхия әйтү теләге Равия ханымны кулына каләм алырга этәрә. «Югалмаган икән лә Гөлшаһидә» дигән пьеса дөнья күрә. Татар профессоры Рәйсә Габдрахманованың исемен мәңгеләштерү максатыннан язылган әсәр бу. Табибә образы аркылы Равия Гаяз кызы үзенең тормыш юлын да тасвирлап бирә. Яратып сайлаган һөнәренең никадәр авыр, җаваплы, шул ук вакытта мактаулы икәнлеген шушы һөнәр ияләре булырга теләүче егет-кызларга җиткерү өчен, бик яхшы юнәлеш бу.
Әлеге пьесаны Габдулла Кариев исемендәге театрның баш режиссеры Ринат Әюпов сәхнә әсәре итеп камилләштерә. «Ак чәчәкләр кебек» исеме астында чыккан спектакль биш ел эчендә 100 тапкырдан артык куела һәм, тулы заллар җыеп, тамашачыны куандыра.
Равия Гаяз кызының шул ук исем астында китабы чыкты. Аны котларга бик күп мәртәбәле кунаклар килгән иде. Алар арасында — якташыбыз Фоат ага Галимуллин, Бөтендөнья Татар Конгрессы рәисенең беренче урынбасары Данис Шакиров, Римма Ратникова, Равия ханымның курсташлары, дуслары, туганнары, табибәнең шифалы куллары астында дәваланып чыккан пациентлар һәм без — кукмаралылар. Равия ханымның туган ягы Березняк авылыннан бер төркем мәдәният хезмәткәрләре чәчәк гөлләмәләре һәм бүләкләр белән сәхнәгә күтәрелгәндә барыбызның да күңелләрдә горурлык хисе туды. Искиткеч гүзәл ханым безнеке бит, Кукмараныкы!
Шушы матур бәйрәм белән якташыбызны район администрациясе, «Ак калфак» берләшмәсе исеменнән тәбрик итәргә Зөмәрә Җиһаншина сәхнәгә күтәрелде.
«Олы ихтирамга лаеклы шәхесебез белән чиксез горурланабыз, безнең өчен үрнәк ул, аның тормыш юлы бүгенге сәхнәне тутырган ак чәчәкләр төсле. Буйга бәләкәй генә ханымның йөрәге олы. Анда никадәр мәрхәмәтлелек, җан җылысы, никадәр тәҗрибә тупланган. Алай гына да түгел, Равия ханымның үзенә генә хас булган дәвалау методикасы бар. Видеороликлардан күренгәнчә, аны табигать кочагында гимнастика ясатканда да, ял итү зонасында да күрергә мөмкин. Афәрин, дип кенә әйтәсе килә. Бүгенге китабыгыз соңгысы булмасын. Яңалары белән безне сөендереп торыгыз», — диде ул.
Кичә театр артистлары куйган пьесадан өзекләр, Татарстанның атказанган артисты, Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбле солисты, якташыбыз Фәрит Гафиятуллин һәм Татарстанның халык артисты Айгөл Бариеваның матур җырлары белән үрелеп барды.
Сәхнәгә бер-бер артлы күтәрелгән Равия ханымның пациентлары, күз яшьләре аша, рәхмәтләрен җиткерделәр, иҗади тормыш юлында зур уңышлар теләделәр. Чаллы шәһәреннән килгән Регина: «Ике бала тапканнан соң йөри алмас хәлгә килдем, Казанга барганда яшәү өметем сүнә башлаган иде. Аллаһының чиксез рәхмәте белән, Равия Гаяз кызы кулына килеп эләктем. Аның ярдәмендә аякка бастым, җиде елдан соң улыбыз туды», — дип, күз яшьләре аша үзенең хөрмәтен җиткерде.
Төп эше никадәр авыр, җаваплы булуга карамастан, иҗатка да йөрәгендә урын булуы, җитез, хәрәкәтчән ханымны тагын да чибәррәк күрсәтә.
Кичә тәмам. Ләкин бер кеше дә таралырга ашыкмый. Истәлеккә фотога төшәләр, китап турында гапләшәләр. Безнең дә, кайтасы юл ерак булуга карамастан, күзеннән нур чәчеп торучы Равия ханым яныннан китәсе килми. Ак халатлы фәрештә, алга таба да халык сәламәтлеге сагында озак еллар хезмәт итәргә сезгә Аллаһы Тәгалә көч һәм куәт бирсен!
Венера ӘХМӘТШИНА, «Ак калфак» берләшмәсе вәкиле
Фото: Венера Әхмәтшинаның шәхси архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев