Кукмаралылар «Әдәби марафон» дөньякүләм проекты җиңүчеләрен бүләкләү тантанасында катнашты
«Әдәби марафон-2025»нең финалына 4 илдән һәм Россиянең 23 төбәгеннән 2,5 меңнән артык укучы барып ирешкән.
10 декабрь көнне Казанда «Әдәби марафон» дөньякүләм проекты җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы булды.
«Әдәби марафон» Татнетны үстерү фонды һәм Татарстан язучылар берлеге тарафыннан 2017 елның сентябрь аеннан башлап квартал саен үткәрелә. Проект катнашучының татарча әдәби әсәрләрдән өзекләрне ВКонтакте социаль челтәрендәге үз сәхифәсендә #әдәбимарафон, #татарстанязучыларберлеге һәм #татнетныүстерүфонды хэштеглары белән урнаштырудан гыйбарәт. Аралашулар татар телле төркемнәрдә бара, һәм язмалар татар шрифты белән генә языла. Бәйге һәр квартал саен 1 гыйнвар, 1 апрель, 1 июль, 1 октябрь көнне башлана һәм 21 көн бара.
Инде ничә елдан бирле барса да, мин быел беренче тапкыр катнаштым. Кичерешләрем сөйләп бетергесез!
Марафонны оештыручы, шушы көнгә кадәр күпме кешене җәлеп итеп, зур масштабта алып баручы Раил Гатауллин үзебезнең Мәмәшир авылы егете икән бит әле җитмәсә!
«Әдәби марафон-2025»нең финалына 4 илдән һәм Россиянең 23 төбәгеннән 2,5 меңнән артык укучы барып ирешкән.
Бәйрәм тантанасы Айдар Фәйзрахманов җитәкчелегендәге Татарстан дәүләт фольклор музыкасы ансамбле чыгышы белән башланып китте.
Язучылар берлеге рәисе, ТР Дәүләт Советы депутаты Ркаил Зәйдулла да чыгыш ясады һәм катнашучыларны тәбрик итте.
«Китап уку бүгенге көндә шөгыль генә түгел, ә казаныш. Бу сүзләрне әйткәндә, әлбәттә, татар китабын укуны күз уңымда тотам. Татар телендә китап уку — үзе үк сине татар милләтеңнән булуыңны раслый торган бер факт та дип саныйм. Китаплар һәм басмалар да күптөрле, сайлап ала белү дә кирәк. Елдан-ел классикларны укучылар да арта бара, шул ук вакытта хәзерге заманның күренекле әдипләрен дә яратып укыйлар», — дип белдерде Ркаил Зәйдулла. — Залдагыларның күбесе дә хатын-кызлар. Бу исә хатын-кызлар әдәбияты алга китүенә дә илһамлы этәргеч ролен башкара. Чөнки хатын-кыз гына хатын-кыз психологиясен аңлый һәм аңлата ала. Шуңа күрә дә иң популяр язучылар әлеге чорда — гүзәл затлар. Бер бөек кеше болай дип әйтеп калдырган: „Дәүләтләр белән телевизор караучылар түгел, китап укучылар идарә итә“. Бу, чыннан да, хак сүзләр. Китапның да хәзер төрле формалары бар. Яшьләр күбрәк электрон форматны сайласа, безнең буын кәгазь вариантны өстен күрә. Аннары китап кешене ялгызлыктан да коткара. Шуңа күрә дә бергә һәм бердәм булыйк, уңышлар телим».
Ә Бөтендөнья татар конгрессы каршында эшләп килүче «Ак калфак» Бөтендөнья татар хатын-кызлары оешмасы рәисе Кадрия Идрисова:
«Безне татар китабына мәхәббәт җыйды. Балаларыбызга, оныкларыбызга да ана телен, туган телне өйрәтергә тиешбез. Әлеге «Әдәби марафон» — бу эштә безгә алыштыргысыз ярдәмче», — диде.
Танылган шагыйрә, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Люция Әблиева әйтүенчә, бу проект әдипләр һәм китап сөючеләр элемтәсе өчен мөһим роль уйный.
«Әдәби марафон» — язучыларны һәм китап укучыларны берләштерә торган күпер», — диде ул.
Бик күп язучыларны күреп, аралашып, алардан автографлар алып, бергәләп фотога төшеп кайтырга бик уңай форсат булды ул.
Әле рәхәтләнеп бик матур концерт та карадык. Йолдызлы җырчылар гаиләсе Илназ Бах белән Гүзәл Идрисова, ТР халык артистлары Зөлфия һәм Җәвит Шакировлар, Рифат Хөснияр чыгыш ясады.
Башкортостанның Чакмагыш районы марафончыларының әйдаманы Нурия Вәлиәхмәтова, иң күп кешене марафонга җәлеп итүче булачак, 100 мең сумлык сертификатка ия булды. Безнең Кукмара районы әйдаманнары Минзәлия Әһлиуллина белән Гөлназ Нәбиева Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр.

Китап укучылар арасында бүгенге көндә иң популяр булган язучы Айгөл Әхмәтгалиева чыгышын Габдулла Тукай шигыре белән башлады:
«Һич тә күңлем ачылмаслык эчем пошса,
Үз-үземне күрәлмичә, рухым төшсә,
Җәфа чиксәм, йөдәп бетсәм, бу башымны
Куялмыйча җанга җылы һичбер төшкә;
Хәсрәт соңра хәсрәт килеп алмаш-алмаш,
Күңелсез уй белән тәмам әйләнсә баш,
Күзләремдә кибеп тә җитмәгән булса,
Хәзер генә сыглып-сыглып елаган яшь, —
Шул вакытта мин кулыма китап алам,
Аның изге сәхифәләрен актарам;
Рәхәтләнеп китә шунда җаным, тәнем,
Шуннан гына дәртләремә дәрман табам.»
Әйе, кулга китап аласың икән, аны ачмый булдыра алмыйсың, ачасың икән, бер-ике юлын булса да укыйсың, кызыклы китап икән, эченә кереп китәсең, аерыла алмыйсың. «Әдәби марафон» безне нәкъ менә кулга китап алырга этәрә. Без, кукмаралар, бу әдәби марафоннан иҗади рухланып кайттык. Бергә җыелышып әдәби кичәләр уздырырга, язучылар белән очрашулар оештырырга кирәк дип сөйләштек. Ә әйдаман Лилия Нургалиевабыз инде Айгөл Әхмәтгалиеваны Кукмарага килергә күндереп тә куйган. Яңа елдан соң очрашу булыр дип өметләнәбез. Безнең әдәби марафончыларны район хакимияте дә ярдәменнән ташламый. Казанга бару өчен безгә бушлай автобус бирелде. Бер борчусыз, рәхәтләнеп йөреп кайттык.
Кемнәрнең безгә кушылырга теләге бар, әйдәгез, безнең белән! Безнең дус, тату, ярдәмчел команда китап укырга яратучы һәркемне кабул итәргә әзер.
Камәрия Вафина, Ядегәр
Фото: Лилия Нургалиева/ «Кукмор-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев