Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Әдәби хәзинә

Кичер мине (хикәя)

Җәй айларын бигрәкләр дә ярата инде Дания. Үзе дә җәйнең эссе бер көнендә дөньяга килгән бит ул. Әнисе аны дәваханәгә барырга чыккач, машинада тапкан. "Сине дәваханәгә ак биләүгә төреп килдем, кызым. Күрше-күлән бигрәкләр дә матур бала дип таң калды", - дип сөйли иде әнисе. Дания чынлап бик чибәр кыз булып...

Җәй айларын бигрәкләр дә ярата инде Дания. Үзе дә җәйнең эссе бер көнендә дөньяга килгән бит ул. Әнисе аны дәваханәгә барырга чыккач, машинада тапкан. "Сине дәваханәгә ак биләүгә төреп килдем, кызым. Күрше-күлән бигрәкләр дә матур бала дип таң калды", - дип сөйли иде әнисе.

Дания чынлап бик чибәр кыз булып үсеп җитте. Тик сәламәтлеге генә мактанырлык булмады. Кисәк-кисәк күз аллары караңгыланып китеп, баш авыртуына чыдый алмый.

Әбисе: "Балам, сиңа күзләр генә тиде", - диеп әйтә килде. Тигәндер дә, күз тию кешене кабергә кертә, диләр бит. Аңа исеме белән түгел, ә русчалатып "красавица" диеп кенә эндәшәләр иде.

Бервакыт авылда концерт куйганда Дания шундый матур итеп җырлады. Халык тын да алмыйча тыңлады. Кайдан килгән бу балага шулкадәр моң, диделәр. Ә икенче бер концерт вакытында ахыргы куплетны җырлаганда ул әллә нишләп китте, чак җырлап бетерде. Сәхнә артына чыккач, башы әйләнеп, идәнгә егылды.

Залда төрле энергияле кешеләр утыра бит. Берәүләр синең җырлавыңа сөенеп, сокланып утырсалар, икенче берәүләре - кара эчлеләре көнләшеп тә карарга мөмкиннәр. Бәлки, күз дә тигәндер, диючеләр дә булды.

"Кызым, кеше күп булган җиргә барганда, изүеңә булавка када, я булмаса баш түбәңә аз гына тоз сип. Шулай итсәң, беркемнең дә күзе тимәс", - дип, әбисе гел әйтә иде. Аңа каршы кыз:

- Баш түбәңә тоз сипсәң, күлмәгеңә коелса, башы кавыклаган, диярләр, - дип җавап бирә иде. Әбисенең сүзен тыңламады шул.

Дания кечкенә чагында бала-чага ярата торган баллы әйберләрне яратмады. Аңа туңдырма, конфет я булмаса башка тәм-том бирсәләр, ул аларны ашамыйча җыеп куя иде. Абыйсы белән энесе үзләренә бирелгән тәм-томны ашап бетерәләр, аннан соң Даниянекенә күзләре төшә. "Безгә аз гына бир әле" , - дип сорый да башлыйлар. Ә Дания: "Акча бирсәгез - бирәм", - ди. Шулай итеп, үзенә бирелгән әйберләрне сатып, акча җыя барды. Еллар буе җыелган акчага матур күлмәк, я курчак алырлык була иде.

Бигрәкләр дә хәстәрле бала булган бу, диделәр. Тәмле әйберләрне яратмаган бала да була икән, дип аптырадылар кайберәүләр.

Дания бәрәңге ярата иде. "Баздагы бөтен бәрәңгене син генә ашап бетерәсең бугай инде", - дип шаярта иде әнисе.

Матур җәй аенда туган Дания, үзенә тиң яры белән дә җәй көне танышып, икенче җәйдә шул егеткә кияүгә дә чыкты. Артур бик тә акыллы егет иде. Чибәр кызны эләктерде бу дигән сүзләр дә йөрде. Даниянең кайнанасы да бик әйбәт кеше булып чыкты, килененең һәр эшендә ярдәм итәргә генә торды.

Менә беркөнне басудан кипкән печән алып кайтып, аны печәнлеккә өйделәр. Кайнанасы Данияне ашарга чакырырга чыкты. Ләкин ул ишегалдында юк иде.

Язма белән тулырак газетада таныша аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk