Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Әдибә (хикәя)

    Әдибә өчен дөньяда яшәүнең бер яме дә калмаган иде. Ләкин сынмады, сыгылмады ул. Ничек түзгәндер аның ялгыз йөрәге шулкадәр сынауларга?!

    Ул бүген бии. Салмак кына, талгын гына аккан көй уңаена бии дә бии. Музыка көчәеп киткәндә, хәрәкәтләре дәртләнә бара. Бәлки шушы хәрәкәтләрдән, көй агышыннан аның үткән тормышының үзәкне өзәрдәй мизгелләре исенә төшәдер. Ул күңеле белән яшьлегенә яңадан кайта, шул елларның ялкыны белән яши башлагандай була. Әдибәнең хәрәкәтләре салмаклана, аны ниндидер кичерешләр биләп ала. Төрле төсләргә кереп уйнаган ут яктысында Әдибәнең күз карашы күренеп китә. Бу күзләрдә әрнү дә, язмышының авыр мизгелләре дә, шул борчу-газаплардан соң килгән бәхетле тормышы да чагылып үткәндәй була. Музыка һаман уйный. Ул да, Әдибәнең кичерешләрен аңлап, бер салмак кына ага башлый, бер ярсып, диңгез дулкыннары шавыдай куптарылып ташый. Аның күз яшьләре әле хәзер дә чибәрлеген югалтмаган бите буйлап тәгәрәп төшәләр. Әдибә елый иде.

     

    И, ул чаклар! Хыялый да, күңелләрне өзәрдәй сагышлы да, йөрәкләрне яндырырлык газаплы да үткән яшьлек еллары... Аның газизләрен - дөньяга яңа гына аваз салган нәниләрен - бер-бер артлы алып киткән, еракта, әллә кайларда, чиксез куе томаннар артында калган чәнечкеле еллар... Тилмереп, төн йокыларын йокламыйча мендәргә койган күз яшьләре... Һай, ул газаплы кичерешләр дәрьясында үткән йокысыз төннәр...

    - Синең балаң булмаячак, без бергә яши алмыйбыз, - дип, иң авыр вакытларында аны ире ташлап китте.

    Әдибә өчен дөньяда яшәүнең бер яме дә калмаган иде. Ләкин сынмады, сыгылмады ул. Ничек түзгәндер аның ялгыз йөрәге шулкадәр сынауларга?!

    Үткән, барысы да үткән. Шул авыр вакытларда хәсрәтеннән кая барып бәрелергә белми йөргән көннәрнең берсе иде Әдибәнең. Иң якын балачак дус кызы Фәнүзә килеп керде.

    - Киче дә бик матур, әйдә, бераз йөреп кайтыйк, бүген бөтен кеше елга буенда ял итә. Өйдә утырырга кыш көне дә өлгерерсең әле, - диде ул, Әдибәнең ай-ваена карамыйча.

     

    Кич, чыннан да, бик җылы иде. Бала-чага туп артыннан йөгерә, велосипедта чаба. Ә өлкәннәр балаларны күзәтә, тыныч кына дөнья хәлләре турында сөйләшә. Шушы җәйге матур көннәрдә генә була торган бер рәхәтлек сизелә. Җитәкләшеп парлылар үтеп китә. Әдибәнең дә күңеле бераз күтәрелде. Менә шушындый дуслары бар бит аның! Алар ул көнне Фәнүзәнең ире, яңа гына тәпи киткән улы Руслан белән озак йөрделәр. Руслан бер әтисе янына йөгереп килеп, бер әнисенә сарылып, яр буенда җим чүпләп йөргән күгәрченнәрне куып уйнады. Шулай йөгереп йөреп, арып-талчыгып беткән бала әтисе кулында изрәп йокыга талды. Алар ял итәргә утырдылар. Шунда үзенә текәлеп карап торган күзләрдән сискәнеп киткәндәй булды Әдибә. Инде дөньяның бернинди дә кызыгы калмаган, бер нәрсә турында уйлыйсы да, бернигә борчыласы да, нәрсәгәдер сөенәсе дә килми иде аның.

    Тулырак газетада укый аласыз.

    Суфия МОСТАФИНА, Янсыбы авылы

    Реклама
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: