28 апрель 2013 яңалыклары
-
Кукмарада полициянең гарнизон разводы узды
Җиңү паркы каршындагы мәйданда Россия Эчке эшләр министрлыгының Кукмара районы буенча бүлеге хезмәткәрләренең гарнизон разводы булды. Анда район саклык бүлегенең шәхси составы, полициянең участок уполномоченныйлары, район юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе хезмәткәрләре катнашты. Тантанада полиция хезмәткәрләре тарафыннан башкарылган эшләр ассызыкланды, яңалыклар белән таныштырылды, киләчәккә максат һәм бурычлар билгеләнде. Полиция начальнигы...
-
Манзарас мәктәбендә узган Парламент дәресендә депутатлар катнашты
Россия Президенты Владимир Путин "Россиянең хәрби дан көннәре һәм истәлекле даталар турында"гы Федераль законының 1.1 маддәсенә үзгәрешләр кертү турында" Федераль законга кул куйды. Федераль закон нигезендә быел беренчеләрдән булып 27 апрельдә Россия парламентаризмы көне билгеләп үтелде. Бу дата 1906 елда Россиядә парламентаризмның нигезләрен салган ил тарихында беренче демократик институт -...
-
Христиан дине вәкилләре Бәрмәнчек якшәмбесен билгеләп үтә
28 апрельдә - Олы көнгә (Пасха) бер атна кала Бәрмәнчек якшәмбесе билгеләп үтелә. Бу Аллах Иисус Христосның тантаналы төстә Иерусалимга кергән көне. Яшь ишәктә барган Христосны, кулларына пальма ботаклары тотып, бик күп кеше озата бара һәм каршы ала, алар шушы ботакларны, киемнәрен Христос барган юлга җәяләр. Гыйбадәтханәләрендә, бәйрәм алдыннан, шимбә...
-
Кукмарада җыр-моң сөючеләр яши
Район Мәдәният йортында "Җырлап ачыла күңел" район фестиваленең йомгаклау туры - Гала концерт булды. Ике ай дәвамында барган фестиваль кысаларында районыбызның барлык җирлекләре, оешма-предприятиеләр үзләренең җыр-моңга осталыкларын күрсәттеләр. Ниаять, әлеге чараның җиңүчеләре дә билгеле булды. Гала концертта иң яхшы дип табылган 26 номер сәхнәгә чыгарылды. Мәктәп укучылары, яшьләр, урта буын,...