7 гыйнвар 2017 яңалыклары
-
Әлфинә Әзһәмова поезддан сикергән!
Бу хәл татар эстрадасының үзенчәлекле җырчысы Әлфинә Әзһәмова Пермьга концерт куярга барганда булган. Җырчы салкын тидереп авыру сәбәпле, концертын башка көнгә күчерергә теләсә дә, тамашачының кәефен төшерми, юлга кузгала. - Концерт буласы шәһәргә поезд белән килеп төштем. Концертны оештыручы мине вагоннан каршы алырга тиеш иде. Ләкин вагон номерын ялгыш бутаганмын....
-
Пенсия фонды идарәсе исегезгә төшерә
Белгечләр тарафыннан кабул ителү өчен үзегезгә уңайлы вакытка алдан ук язылырга, шулай ук кирәкле белешмәләргә алдан заказ бирергә һәм аларны үзегезгә уңайлы вакытта алырга мөмкин. Алдан язылу һәм документларга заказ бирүне 074 стационар телефоны, 8(84364)074-11 кәрәзле телефоны аша башкарырга була.
-
Айгөл Сагынбаева: «Нинди бүләккә дә шатмын, иң мөһиме – игътибар»
- Вакытым булса, табынны үзем әзерлим, булмаса, заказ белән пешерттерәбез. Рәхәт заманада яшибез: нинди ризык кирәк - тиешле вакытка өйгә китереп бирәләр. Балалар ел да үзләренә нинди дә булса бүләк уйлап табалар. Былтыр икесе дә курчак сораганнар иде, тик берсенә Анабель (сөйләшә, ашый, елый торган курчак) кирәк иде, ә икенчесенә...
-
Кукмара киез итек-киез комбинаты хезмәткәре Мактау грамотасына ия булды
Киез итек-киез комбинатында озак еллар намуслы һәм фидакарь хезмәте өчен Иван Павлов Россия Федерациясенең Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.
-
Өшегәндә беренче ярдәм күрсәтү буенча КИҢӘШЛӘР
Суык көннәрдә табиблар һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре урамда озак вакыт йөрмәскә, ерак юлларга чыкмаска киңәш итә. Урамга чыкканда җылы итеп киенергә кирәк. Киемегез кысан булмасын, бер җылы кием кигәнче, берничә кием кию дөресрәк. Битегезне шарф белән каплагыз. Урамда озак торырга туры килсә, гел хәрәкәтләнегез. Ерак юлга чыгарга туры...
-
Бүген Кукмарада нинди чаралар узачак?
Район Мәдәният йортында: 17.00-21.00 сәгатьләрдә - сәхнәләштерелгән "Күңелле Раштуа" тамашасы Җиңү Паркы каршындагы мәйданда: 12.00-14.00 сәгатьләрдә - "Кар бабайда кунакта" (Кукмара поселогының Яр буендагы Кар бабай уен мәйданчыгында күңел ачу чаралары) 19.00-22.00 сәгатьләрдә - "Дуслар арасында" (авыл мәдәният учакларының Кыш бабай һәм Кар кызы белән берлектә һәркөн үткәреләчәк кичке Яңа...
-
Раштуа сынамышлары
7 гыйнварда кар яуса, иген уңышы мул була. Җил карны себертсә, байлык һәм муллык килә. Өй кыегында кар ятса, арыш һәм печән биек булып үсә. Көн җылы булса, ашлык куерып үсә. Буран булса, умарта оясы яхшы аера. Раштуа яңа айга туры килсә, ашлык уңышы начар була. Раштуада агачлар бәсләнсә -...
-
Район башлыгы Сергей Димитриев Раштуа белән котлады
"Хөрмәтле райондашлар! Сезне Раштуа бәйрәме белән чын күңелдән тәбрик итәм. Бу олы бәйрәм сезгә игелекле гамәлләр кылу өчен яңа дәрт өстәсен. Барыгызга да ныклы сәламәтлек, бәхет, тынычлык һәм иминлек телим", - диелә котлауда.