8 гыйнвар 2016 яңалыклары
-
Гөлбану апаның чиккән кулъяулыклары күз явын алырлык
Сабый чакны ямьле, гамьсез дисәләр дә, Гөлбану апаның балачагы гамьле һәм ямьсез уза. 1933 елда дүрт баласын ятим, ирен тол калдырып, әниләре үлеп китә. Беренче сыйныфка керәсе кыз ул елны мәктәпкә бара алмый кала. "Ашарга пешергәндә буем җитмәгәч, урындыкка менеп баса идем", - дип искә ала бүген туксан яшен тутырган...
-
Бер көндә 39 кеше үлгән
Салкын кыш ае үзенекен итә: 40 ка якын кешенең гомере кинәт һәм фаҗигале төстә өзелә. 6 гыйнварда Россиядә 318 транспорт-юл һәлакәте теркәлгән. Шуларда 55 бала зыян күргән, 39 кеше үлгән. ЮХИДИ хезмәткәрләре бу саннарның узган ел белән чагыштырганда зур булуын раслый. Урыны белән томан һәм бозлавык булу сәбәпле юлларда игътибарлырак...
-
Яңа елдан нәрсәләр яңача булачак?
Яңа ел белән бергә, гадәттә, яңа законнар-кагыйдәләр гамәлгә керә. Менә аларның кайберләре. 2016 елның 1 гыйнварыннан ана капиталы күләме 475 мең сум булачак. 1 гыйнвардан юл йөрү кагыйдәләрен бозган өчен штрафны 20 көн эчендә түләүчеләргә 50 процентлы ташлама ясалачак. Ташлама нибары өч атна вакыт эчендә генә гамәлдә була. «Штраф хатлары»...
-
8 гыйнварда Кукмарада узачак бәйрәм программасы
Җиңү Паркы каршында 13.00 сәгатьтән 14.30 сәгатькә кадәр Яңа ел концерты була.
-
Кукмараның Гафиатуллин урамында "Яңа ел" бәйрәме узды (+Фотолар)
Поселокның Гафиатуллин урамында зур бәйрәм оештырылды. Анда балалар да, өлкәннәр дә рәхәтләнеп күңел ачты. Кыш бабай белән Кар кызы үзләренең осталыкларын күрсәтүчеләргә бүләкләр өләштеләр.