20 сентябрь 2015 яңалыклары
-
Баулыдан ерак түгел урында оча торган объект мәтәлеп төшкән (+Фото)
Әлеге хәлдән соң шул урынны хәрбиләр чолгап алган. Гадәттән тыш хәл җомгага каршы төндә Оренбург өлкәсе Шарлык районында булган - билгесез оча торган объект җиргә егылып төшкән, дип яза "Слава труду". Җирле кешеләр әйтүенчә, алар күктә очып баручы ут йомгагы гына күргәннәр, кайбер йортларының тәрәзә пыялалары селкенгән. Мондый "көтелмәгән кунак"ны...
-
Дөньядагы иң кечкенә кеше вафат булган (+Фото)
Аның кебек чамадан тыш кыска буйлы кешеләрнең гомере озын булмый, дисәләр дә, Непал кешесе Чандра Бахадур Данги 75 яшенә җитеп кенә үлгән. Планетаның иң кечкенә кешесе буларак Чандра Бахадур Данги 2012 елда гына таныла. Чөнки аңа кадәр хастаханәләргә мөрәҗәгать иткәне булмагач, Гиннеслар китабына да кертү турында уйлап караган кеше булмый....
-
Мәктәп формасы укучыларны тигезлиме?
Ак алъяпкычларда ак канат... Элегрәк мәктәпне тәмамлаганда әнә шулай җырлыйлар иде. Кызларның мәктәп формаларына ишарәләүләре булгандыр. Мәктәп формасы дигәч тә шул совет заманындагы коңгырт күлмәк белән ак алъяпкыч күз алдына килеп баса бит. А‑ля СССР модасы, ягъни... Хәзер исә һәр мәктәпнең үз бердәм формасы, укучыларның гына түгел, укытучыларның да формалары...
-
Ишекләре – ачык, йөзләре – якты
Умарта корты күп чирләргә каршы файдалы продукцияләр бирсә дә, төшлеге үзем өчен бик уңай килми. Бу төнне дә төшемдә туктаусыз умарта рамнары кырып, балавыз, перга, прополис әзерләп чыктым. Берничә мәртәбә уянып, тышка да чыгып йөреп карадым. Тагын нинди көйсезлек килер инде дип, бакчадагы эшләр белән мәшгуль булдым. Районыбызның "Хезмәт даны"...
-
Кукмараның өстәмә белем бирү үзәге республика конкурсында өченче урынны алды
2014-2015 нче уку елы нәтиҗәләре буенча оештырылган республика конкурсында районыбызның өстәмә белем бирү үзәге "Техник, экология-биология, туристлык-төбәкне өйрәнү, физкультура-спорт" номинациясендә (җитәкчесе Нуретдин Зыятдинов) 3 урынны яулады.
-
Капка ишеген ачуга күзаллары ап-ак була да, күзләре күрми башлый
2014 елның 26 май көнендә Фәнис Сабирҗанов төшке аштан соң эшкә баргач, капка ишеген ачуга, кинәт кенә күзаллары ап-ак була да, күзләре күрми башлый. Соңгы 16 ел РОНО системасында эшләгән ир-ат, бүгенге көндә өйдә утырырга мәҗбүр. Аның күзенә операция кирәк. Тик Россиядә бу операциягә алынмыйлар, Фәниснең диагнозы: "Пигментная дегенерация сетчатки"....
-
Беренче гимназия яныннан Ленин урамына төшә торган җәяүлеләр юлын төзекләндерсеннәр иде
Кукмарабыз көннән-көн матурлана, үсә бара. Юллар төзекләндерелә, яңа балалар бакчалары ачыла, ял итү урыннары булдырыла. Ә "Олимп" боз сарае кебек биналар поселок горурлыгы саналалар. Тик шул спорт сараен төзегәндә беренче гимназия яныннан Ленин урамына төшә торган җәяүлеләр юлын ватып бетерделәр. Әле һаман да аны караучы, төзекләндерүче күренми. Менә тагын яңа...
-
Район мәктәпләре рейтингы
Югары дәрәҗә гомумбелем бирү мәктәпләре (лицей, гимназия, аерым фәннәрне тирәнтен үзләштерүче мәктәпләр): 1.Күппрофильле лицей, 125 балл 2.Зур Кукмара мәктәбе, 96 балл 3.Кукмара 1нче гимназиясе, 87 балл 4.Зур Сәрдек гимназиясе, 69 балл. Урта гомумбелем бирү мәктәпләре: 1.Поч.Сутер, 111 балл 2.Урта Комар, 107 балл 3.Пычак, 102 балл 4.Ош.Юмья, Нырья, 100әр балл 5.Түбән...
-
"Рубин" футболчысы Благо Георгиев өйләнгән
Туйны 18 сентябрьдә үткәргәннәр. "Рубин" командасы уенчылары Благо белән Эсмерны зурлап котлаганнар, дип хәбәр ителә "События" сайтында. - "Рубин» Футбол клубы коллективы футболчы Благо белән аның сөйгән яры Эсмерны чын күңелдән никахлары белән котлый һәм бик озын бүхетле еллар, гармония белән мәхәббәт тели, - дип язып котлаганнар клубның официаль сайтында....
-
Танылган җырчы Дима Биланның өен басканнар
LifeNews мәгълүматларына караганда, караклар җырчының өенә йозагын ватып кергән һәм сейфын урлап чыгып киткән. Сейфта барысы 9 миллион сум акча булган. Акча югалу турындагы хәбәр полициягә төнге бердә килеп ирешкән, дип яза "Шәһри Казан" газетасы. http://tuylar.ru