6 август 2015 яңалыклары
-
Бал юк, бәрәңгесез дә калмагаек...
Бу көннәрдә авыл халкы борчуда. Озак вакыт яуган яңгырлардан соң бәрәңгеләрдә фитофтора авыруы барлыкка килгән. Кемдер, инде бәрәңге бүлбеләре дә чери башлаган, ди. «Россельхозцентр»ның үсемлекләрне саклау бүлеге энтомологы Рузалия Хайрова сүзләренчә, күп очракта альтернариозны фитофтора дип беләләр. Ул да күпдымлылык аркасында барлыкка килә. - Дөрес, алар икесе дә - гөмбәчек...
-
Рөстәм Миңнеханов "ВКонтакте"да аккаунт ачты
Бүген Рөстәм Миңнеханов "ВКонтакте" социаль челтәре җитәкчелеге белән очрашты. Очрашудан соң, аккаунт та ачып җибәрде. Рөстәм Миңнеханов яңа ачылган битенә болай дип язып куйган: "Дорогие друзья! Кадерле дуслар! После встречи с ребятами из "ВКонтакте" решил воспользоваться возможностью и завести аккаунт, так как сегодня социальные сети предоставляют широкие возможности делиться информацией...
-
“Росреестр” идарәсенең Кукмара бүлегендә “Кайнар линия телефоны” эшләячәк
13 августта, сәгать 10.00-12.00дә "Росреестр" идарәсенең Кукмара бүлегендә "Кайнар линия телефоны" эшләячәк. Сорауларга дәүләт җир контроле мәьәләләре бүлегенең начальник урынбасары Ильяс Закиров җавап бирәчәк. Телефон: 2-64-01. фото: http://yandex.ru/clck/jsredir?from=yandex.ru%3Bimages%2Fsearch%3Bimages%3B%3B&text=&
-
Кукмаралыларны иртәгә нинди һава торышы көтә?
Көнгә берничә тапкыр яңгыр явып үтүгә күнегеп барабыз бугай инде. Яңгыр ява башлаганчы дип, ашыгып өйгә кайтабыз яисә бакчадагы эшләрне эшләп калырга, кер бавындагы кипкән әйберләрне җыеп алырга тырышабыз. Күк йөзендә өем-өем күгелҗем болытлар йөрүе генә кайчак күңелгә шом сала. Августта 30 градуслы эсселәр булачак, дигәннәр иде бит, кайда ул...
-
Кукмара районында моннан 10-14 мең ел элек яшәгән йонлы мөгезборынның сөяге табылган
Кукмараның "Туган якны өйрәнү" музеенда узган "Бүләк итү" айлыгы кысаларында Иске Каенсар авылыннан Иван Бекчин билгеле булмаган кызыклы табылдык - сөяк алып килеп тапшырган. Казан белгечләре әлеге сөякнең моннан 10-14 мең ел элек яшәгән йонлы мөгезборынның (шерстистый носорог) бот сөяге икәнлеген әйткәннәр. Кызыксынучылар бу экспонат белән Кукмара музеенда таныша алалар....
-
Илсаф кызын кияүгә бирде (+ФОТО)
Җырчы Илсаф кызы Энҗене кияүгә бирде. Туйны Казанда гөрләтеп уздырганнар. Мәҗлескә 130 кунак чакырылган, алар арасында Илсафның җырчы дуслары да булган. - Артистлардан Алсу Әбелханова, Раяз Фасыйхов, Ришат Фазлыйәхмәтов, Илнар Сәйфиев, Рәсим Низамов килде. Аларга аеруча рәхмәтләремне җиткерәм. Барлык кунаклар да канәгать калды. Туй югары дәрәҗәдә узды дип уйлыйм, -...
-
Район җитәкчелеге Каенсар җирлегендә яшәүчеләр белән очрашты (+Фото)
Район җитәкчелегенең халык белән очрашулары дәвам итә. Аның чираттагысы Каенсар авыл җирлегендә оештырылып, 2015 елның беренче яртыеллыгында башкарылган эшләргә нәтиҗә ясалды, киләчәккә планнар, бурычлар турында сөйләшенде. Биредә район җитәкчесе Сергей Димитриев, район мәгариф идарәсе җитәкчесе Роберт Мансуров, район мәдәният идарәсе җитәкчесе Рамил Нуриев, Район пенсия фонды идарәсе җитәкчесе Әлфинур Сабитова,...
-
Халык фикерендә – тормыш чынбарлыгы
Халыкның коррупция турында фикерен өйрәнү өчен республикабызда социологик тикшерү үткәрелде. Аннан күренгәнчә, сорашуда катнашучыларның 70 проценты коррупцияне ришвәтчелек, 60 проценты хезмәт урыныннан явызларча файдалану дип бәяли. Республикада яшәүче һәр унынчы кеше коррупцион хәлгә юлыккан. Әмма аларның 91 проценты бу хакта бер җиргә дә хәбәр итмәгән. Дәшми калучыларның яртысы моны кирәкле...