8 июнь 2015 яңалыклары
-
Иртәгә кукмаралыларны нинди һава торышы көтә?
Һава торышына килгәндә, безне хәзер температура гына түгел, җилнең булу-булмавы да кызыксындыра. Ничә көннәр буе туктамыйча дулый бит бу җил, агачларны бөгепме -бөгә, хәтта помидор ботакларын сындыра. Бүген секундына 9 метр белән иссә, иртәгә бераз тынарга ниятли бугай: секундына 5 метр гына булачак. Көн аяз булачак, көндез 19 градус җылылык...
-
Балаларын караусыз калдырган ата-аналарга штраф салмакчылар
Бала хокукларын яклаучы омбудсмен Павел Астахов ваемсыз ата-аналарны акылга утыртмакчы. Балаларын караусыз калдыралар икән, андыйларга җәза булырга тиеш дигән фикердә ул. Тотарга да штраф салырга, ди. Штраф күләме - 5 мең сум тирәсе. Шул рәвешле бюджетны да тулыландырмакчылар. 6 яшькәчә бала берүзе кала икән, ата-анасын жәлләмәскә - административ җәзага тартырга....
-
Дәвалаучы Джуна үлгән
Мәскәүдә яшәүче дәвалаучы, астролог Джуна Давиташвилиның 66нчы яшендә гомере өзелгән. Бу хакта үзенең LiveJournal блогында Станислав Садальский хәбәр иткән. "Ике көн Джуна комада иде, бүген инде ул юк, - диелә хәбәрдә. - "Ашыгыч ярдәм" аны Арбатта алып китте. Ул йорты янындагы кибеткә азык-төлек алырга чыга, шунда хәле начарая. Берничә көн...
-
Кукмараның “Чулпан” балалар бакчасы бер миллион сумлык грант отты
Апрель аенда республикада "Иң яхшы билингваль балалар бакчасы" дигән конкурс старт алган иде. Конкурста барлыгы йөздән артык балалар бакчасы катнашкан. Шушы көннәрдә бәйгегә нәтиҗә ясалды. Җиңүчеләр, бер миллион сум күләмендә грант отучылар арасында татар һәм рус телләрен өйрәтүдә югары күрсәткечләргә ирешкән поселокның "Чулпан" балалар бакчасы да бар. Котлыйбыз! фото: http://yandex.ru/clck/jsredir?from=yandex.ru%3Bimages%2Fsearch%3Bweb%3B%3B&text=&
-
Изге эштән читтә калмыйк
Төркәш авылы мәчетендә капиталь төзекләндерү эшләре бара. Әлеге чаралар иганәчеләр ярдәме белән башкарыла. Үзләреннән өлеш кертергә теләүчеләрне, Төркәш авылыннан чыккан якташларны изге эшкә чакырып калабыз. Мәчет әһелләре фото: http://yandex.ru/clck/jsredir?from=yandex.ru%3Bimages%2Fsearch%3Bweb%3B%3B&text=&etext=713.X2APALpjfaqvP-
-
Сәнгать мәктәбе укучысы Зөлфәт Хаҗиев республика бәйгесендә өченче дәрәҗә лауреат булды
Казан шәһәренең Илдар Зарипов исемендәге күргәзмәләр залында "ТатARSТан" республика конкурсы кысаларында узган "Дөньяга караш" сәнгать иҗаты бәйгесенең җиңүчеләрен тәбрикләделәр. Кукмара балалар сәнгать мәктәбе укучысы Зөлфәт Хаҗиев "Графика" номинациясендә өченче дәрәҗә лауреат булды. Зөлфәтне чын күңелдән котлыйбыз, алга таба да иҗат уңышлары телибез.
-
Адай авылында узган Сабантуй бәйрәменнән фоторепортаж
Зур Сәрдек җирлегенә керүче Адай авылында милли бәйрәмебез - Сабантуй оешкан төстә, бик күңелле үтте.
-
Түбән Өскебаш авылында узган Сабантуйдан фоторепортаж
6 июнь көнне Түбән Өскебаш авыл җирлегендә дә милли бәйрәмебез - Сабан туе гөрләде. Бәйрәм программасында милли уеннар, спорт бәйгеләре бар иде. Үзешчәннәр тарафыннан әзерләнгән концерт та һәркемнең күңеленә хуш килде. Гөлия НУРИЕВА хәбәре һәм фотолары
-
Бүген чыгарылыш укучылары җәмгыять белеме һәм химиядән БДИ тапшыра
Бердәм дәүләт имтиханнары дәвам итә. Бүген, 8 июнь көнне 227 егет һәм кыз күппрофильле лицейда җәмгыять белеме һәм химиядән БДИ бирәчәк. Уңышлар юлдаш булсын аларга!