23 май 2015 яңалыклары
-
Мәмәшир авылының мәдәният хезмәткәрләре ялгыз яшәүче әбинең хәлен белде
"Мәрхәмәтлелек атнасы" кысаларында Мәмәшир авылы мәдәният хезмәткәрләре ялгыз яшәүче Миңниямал Юсупованың өенә бардылар. Сугышта әтисе үлеп, ятим үскән, бала хәсрәте кичергән, шикәр авыруы белән интегүче авылыбызның хөрмәтле кешесе: "Ярый әле, күршеләрем, туганнарым, читтә булса да балаларым бар. Алар ярдәме белән яшим .Аллага шөкер,тормышлар бик рәхәт", - ди Миңниямал апа. Рүзилә...
-
Кибетнең исеме дөрес түгел
Кукмара поселогының үзәген "Ратмир" сәүдә үзәгенең мәһабәт бинасы бизи. Бу бина ачылганда ук аның исемендә ялгышлык булуына игътибар иткән идем. Әле дә шуңа эчем поша. Татарчалаштырсак, "Тынычлыкка шат" (рад миру) дигәнне аңлата бу исем. Һәм, әлбәттә инде, "Радмир" дип язылырга тиеш. Сиринә, Кукмара фото: https://yandex.ru/clck/redir
-
Киңәшле эш таркалмый, диләр Туембаш җирлегендә яшәүчеләр (+ФОТО)
Туембаш җирлегендә тырыш һәм һөнәрле халык яшәвен инде күптәннән беләбез. Җир җимертеп эшлиләр дә, менә дигән итеп тормышларын да алып баралар алар. Әле шушы көннәрдә кабат Туембаш якларында булып, мәчет, балалар бакчасындагы төзелеш эшләре, Чуллы авылында суүткәрүнең барышы белән якыннанрак танышып кайттык. -Мәчет ул - татар халкының горурлыгы. Безнең дин...
-
Йолдызлар фаразы
Кучкар Якыннарыгыз игътибарыгыз өчен рәхмәтле. Эштә хезмәттәшләрегез белән түземрәк булырга кирәк. Үгезбозау Хәзер үз эчеңә бикләнергә, ялгыз калырга ярамый. Гашыйк булыгыз, дусларыгыз белән аралашыгыз. Яңа проектлар башлау өчен яхшы вакыт. Игезәкләр Әлегә шәхси тормыш турында онытып торырга туры килә. Беркемне гаепләмәгез, төшенкелеккә бирелмәгез. Барсы да вакытлыча гына. Кысла Тормышка үзгәрешләр...
-
Полина Гагарина Кончита Вурст белән үбешкән
"Евровидение-2015" бәйгесен Кончита Вурст алып бара. Венада ул Россия данын яклаучы Полина Гагарина белән очрашкан һәм алар дусларча үбешеп алганнар. Полина Гагарина Инстаграммдагы битенә Кончита белән фотосын куйган. "Кончита минем яныма үзе килде", - дип язган. чыганак: http://tuylar.ru/polina-gagarina-konchita-vurst-belen-ubeshken-2498
-
Зур Кукмараның яңа клубында бар да яңача
Зур Кукмара авылы мәдәният йортына белемле, тәҗрибәле, оста оештыручылар Рузилә Зарипова, Әмир Хәләветдинов, Рәшит Бакировлар эшкә алынганнан соң, моңа кадәр мәдәният хезмәткәрләренә кытлык һәм торгынлык чоры кичергән мәдәният учагыбызга җан керде, дисәк тә ялгыш булмас. Авылыбызның "Сәйлән" җыр-бию ансамбле кабат оешып, үз халәтенә кайтты, вокаль ансамбль оешты. Балалар бию, яшьләр...