3 май 2015 яңалыклары
-
Күрше Саба районында булган авариядә биш егет үлгән (+ФОТО)
2 май көнне сәгать 22:10 минутта "Б.Сабасы - Кильдебяк" юлында юл-транспорт һәлакәте була - "ВАЗ - 2114" машинасы каты тизлек белән "Митсубиси" машинасына килеп бәрелә. "ВАЗ" машинасында булган 5 егет тә вафат була. "Митсубиси" шоферын авыр хәлдә хастаханәгә алып китәләр, дип яза http://www.saby-rt.ru сайты.
-
Сугыш ятимнәре (шигырь)
Әтиләр сугышка киткәндә үрмәләп йөреп калган, бер тапкыр да әти дип әйтмәгән чордашлар исеменнән бу язмам. Тумыштан килә язмыш Балачак булмады безнең, Яшьлекне дә күрмәдек. Бишектән төшкәннән бирле Эшләдек тә, эшләдек. Сызылып таңнар атканда Бара идек урманга. Җиләк, кузгалак, сәрдәләр Җыйдык тамак ялгарга. Көнне төнгә ялгап эшләп, Әниләр булмады өйдә....
-
“Кукмара” хоккей клубы командасы ярышта икенче урынны алды
Татарстан Республикасы буенча һәвәскәр командалар арасында барган "Любитель+18"дивизионының төбәк этабында "Кукмара" хоккей клубы плей-оффта Казанның "Орион" командасы белән очрашты. Нәтиҗәдә безнекеләр 7 команда арасыннан икенче урынны алдылар. Ә Кукмарадан Таһир Нурмөхәммәтов "Иң яхшы һөҗүмче" исеменә лаек булды. фото: https://yandex.ru/clck/redir
-
Кукмарада бер ир-ат мошенниклар тозагына эләккән
Соңгы елларда алдау юлы белән акча үзләштерүчеләр аеруча күбәйде. Кәрәзле телефоннарга төрле отышлар турындагы СМС-хәбәрләр җибәрү, туганнарың һәм якыннарың бәхетсезлек очрагына тарыды, дип шалтыратып акча сорау, элемтә операторының техник ярдәм күрсәтү хезмәткәре буларак, "түләүле код" тәкъдим итү һәм аның өчен акча күчерү мөһимлеген аңлату, күрәзәлек итү, өлкәннәргә очсыз бәягә ялган...
-
Бәрәңгене яровойлаштырып утыртырга кирәк, ди Манзараста яшәүче хәвәскәр бакчачы Ринат абый Гыймадиев
Манзарас авылында яшәүче Ринат Гыймадиевны күпләр алдынгы авыл хуҗалыгы хезмәткәре буларак беләдер. Элеккеге "Правда" колхозының Манзарас бүлекчәсендә 32 ел бригадир булып эшләп, лаеклы ялга чыккан ул. -Гомер буе авыл хуҗалыгы өлкәсендә эшләгәнгәме, хәзер дә, җирләр кардан арчылу белән, күңел кырга ашкына башлый, - ди ул. - Хезмәтебез авыр булса да,...
-
Композитор Илгиз Зарипов Зур Кукмара клубында “Җиңү язы” җыр конкурсы үткәрәчәк
8 майда Җиңүнең 70 еллыгы хөрмәтенә Зур Кукмара мәдәният йортында композитор Илгиз Зарипов "Җиңү язы" җыр фестиваль-конкурсы үткәрә. Конкурсның шартлары: 1 патриотик, 1 ирекле җыр. Конкурста 18 яшьтән өлкәнрәкләр катнаша ала. Җиңүчеләрне кыйммәтле бүләкләр көтә. Белешмәләр өчен телефоннар: 38-5-30, 89600364194. Башлана 19 сәгатьтә.