11 апрель 2015 яңалыклары
-
Элек мин кызлар белән таныша алмый иза чигә идем, аракыны ташлагач, хәл үзгәрде
Әле беркөннәрдә Фәнзилләр туенда бик озаклап Нәзирәне күзәтеп утырдым. Чәчләрен дә әллә ниләр кыландырып кырыкка бөтереп бетермәгән, сыра күбеге сыман күпертеп маңгаена гына төшереп куйган. Күзләрен дә башка хатын-кызлар шикелле алан-йолан уйнатмый. Акчасы җитеп бетмәгәнлектән өч борынга керергә базмаган кыюсыз кеше сыман уңайсызланып кына утыра. Үзе ара-тирә дус кызларына сүз...
-
Украинада яшәүче якташыбыз Таһирә Әхтәмова: “Безнең баштан кичкәннәрне беркемгә дә күрергә язмасын!” (+ФОТО)
Украинадагы чуалышлар хакында телевизор экраннары аша ишетеп һәм күреп торабыз. Сәяси чуалышлар, канлы бәрелешләр нәтиҗәсендә күпме гаепсез кешеләрнең гомерләре өзелә, торак йортлар, биналар җир белән тигезләнә бит анда! Подвалларда ут яңгырыннан качып ятучылар арасында безнең милләттәшләребез, хәтта якташларыбыз да бар. Районыбызның Арпаяз авылында туып-үсеп, Луганск өлкәсенең Первомайск шәһәрендә гомер кичергән...
-
Сугышлар чыга күрмәсен!
Мин 1940 елда дөньяга килгәнмен. Быел июнь аенда 75 яшемне тутырам. Әнкәйнең унике баласыннан бер мин генә исән-сау инде. Ун туганым сугышка кадәр һәм сугыш чорында вафат булганнар. Безгә сугышның ачлыгын да, яланачлыгын да татырга туры килде. Мин биш класс укыганнан соң, эшә чыктым. Без, малайлар, атка утырып йөрергә кызыгып,...
-
Кукмаралылар Пасхага әзерләнә (+ФОТО)
Районыбызның барлык христиан дине вәкилләре 12 апрельдә бөек бәйрәм - Пасханы билгеләп үтәчәк. Олы көн (Пасха) бәйрәменә хәзерлек 2-3 көн алдан башлана. Бәйрәмгә йомырка буяла, өйләр юыла. Бу көнне чиркәүләрдә гыйбадәт кылулар, кунакка йөрешүләр була. Иртә белән үк балалар өйдән-өйгә кереп йомырка җыялар. Кайбер авылларда әле дә таудан йомырка тәгәрәтеп...
-
Гомер юлы (шигырь)
Артта калган юллар озын инде, Алдагысы әле билгесез. Билгесезлек өмет өсти, диләр, Кайвакытта барыр юл бетүен Ярый әле, алдан белмибез. Сикәлтәле гомер юлларының Туры юлы, була бормасы. Борма юллар аша узган чакта Ышанычлы дустың булсачы. Туры юлга алып чыгар сине Кеше бит ул көчле бар яктан. Фәрештәләр дөрес юлга илтер,...
-
Кәркәүч мәктәбендә капиталь төзекләндерү эшләре бара (+ФОТО)
2012 елда Татарстанда 30 ел элек төзелгән мәктәпләргә капиталь ремонт программасы старт алган иде. Әлеге программага быел районыбызның өч белем йорты кертелде. Кәркәүч, Түбән Өскебаш урта мәктәпләрендә һәм Кукмара беренче гимназиясендә ремонт эшләре инде тулы көченә бара. Моннан 35 ел элек сафка баскан Кәркәүч урта мәктәбен төзекләндерүгә Вадим Әхәтов җитәкчелегендәге...
-
"Казан утлары" журналы редакциясе Кукмарада очрашулар уздырды (+ФОТО)
Районыбызда "Казан утлары" журналы редакциясе мәктәпләрдә һәм район мәдәният йортында очрашулар оештырды. Әдәби мәйдан тоткан каләм ияләре Илфак Ибраһимов, Марсель Галиев, Газинур Морат, Камил Кәримов, филология фәннәре докторы Фоат Галимуллин, Татарстанның халык артисты Рөстәм Маликов һәм яшь шагыйрьләрнең чыгышлары, үзебезнең үзешчәннәребез Халидә Николаева, Алмаз Харисов, Кәримулла Шәфигуллин, "Асылъяр" һәм "Акварель"...