9 декабрь 2014 яңалыклары
-
Түбән Камада киокусинкай каратэ буенча шәһәр беренчелегенә ярышлар үтте
Әлеге ярышларда Казан, Түбән Кама, Яр Чаллы, Әлмәт, Кукмарадан 8 яшьтән 15 яшькә кадәрге яшүсмерләр катнашты. Кукмара данын "Атлант" яшүсмерләр клубында, Айдар Борһанов кул астында шөгыльләнүче яшь спортчылар уңышлы яклады. Шәүкәт Җамалиев - беренче, Ислам Башаров - икенче, Инсаф Самиевлар өченче урыннарга үз авырлыкларында лаек булдылар. фото: http://www.sayanogorsk.info/news/note/4939-2-sportsmena-iz-sayanogorska-pobedili-na-pervenstve-rossii-po-kiokusinkaj-karate/
-
Ядегәр авылы мәчете үзенең 20 еллык юбилеен билгеләп үтә
Газиз дин кардәшләребез! Сезне 11 декабрьдә 10.00 сәгатькә Ядегәр авылы мәчетенең 20 еллык юбилеена чакырабыз. Гаяз Сабирҗанов, авылның имам-хатыйбы. фото: http://www.bahadori.ru/page/38
-
Сәрдекбаш балалары “Иң кадерлем – әнием” дигән кичәдә катнашты
Сәрдекбаш китапханәчесе Айгөл Гайнетдинова мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә "Иң кадерлем -әнием" дигән кичә үткәрде. Кичәдә киң катлау укучылар катнашты. Бәйрәм балалар әниләр өчен концерт куйдылар, шигырьләр сөйләделәр. фото: http://babyshower-ru.com/10471074107710791076108510991081-106310721089.html
-
Янсыбы балалар бакчасында Каз өмәсе узды
Янсыбы авылы балалар бакчасында әти-әниләр катнашында Каз өмәсе бәйрәме үткәрелде, дип хәбәр итте тәрбияче Шәймәрданова Гөлфәния. Бәйрәмдә балалар рәхәтләнеп күңел ачтылар, үзләрен күрсәттеләр, каз йолкып, каз канаты сыдырырга өйрәнделәр. Татар халкы яратып уйный торган җырлы-биюле уеннарны уйнадылар. Кичә чәй эчеп, өстәл артында дәвам итте. фото: http://www.mechetly.ru/index.php?dn=news&to=art&id=919
-
Алкоголь продукциясен сатучылар игътибарына!
Иске үрнәктәге махсус федераль маркалы алкоголь продукциясен сату Россия Федерациясе хөкүмәтенең 11.07.2012 елгы 704 санлы карары нигезендә 2015 елның 1 гыйнварына кадәр генә рөхсәт ителә. Моннан тыш, иске үрнәктәге акцизлы маркалы алкоголь продукциясен Россия Федерациясе хөкүмәтенең 27.07.2012 елгы 775 санлы карары нигезендә 2015 елның 1 сентябренә кадәр сату рөхсәт ителәчәк....
-
Кукмара халык театры “Идел йорт” фестивалендә Гран-При иясе булды (+фото)
"Идел-йорт" республика халык театрлары фестиваленә кичә йомгак ясалды. Тәбрикләү тантанасы Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында узды. Анда исә фестивальгә нәтиҗә ясап, җиңүчеләрне атадылар. Туфан Миңнуллин әсәре буенча куелган "Бәйләнчек" спектаклен тәкъдим иткән район халык театры Гран-При иясе булды һәм зур бүләк - микроавтобус белән бүләкләнде. Тәбрикләүләрдән соң кукмаралылар тамашачыларга...