2 декабрь 2014 яңалыклары
-
Кукмарада авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәрен хөрмәтләделәр (+фото)
Районыбызда соңгы елларда онытылып торган күркәм традиция яңартылды - кичә авыл хуҗалыгы алдынгылары слеты үткәрелде. Бәйрәмдә Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Россия Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Рауил Рәхмәтуллин, "Сөт иле" берләшмәсе җитәкчесе Минсәгыйрь Нуретдиновлар катнашты. Бәйрәм тәбрикләүләр, җыр-биюләр белән үрелеп барды. -2009...
-
Кукмарага кыш килде
Ниһаять, бүген декабрь кыш ае булуын күрсәтте. Ай-һай, суык!!! Озак көттереп, аз булса да кар яуды. Синоптиклар хәбәр итүенчә, иртәгә бераз җылы булачак. Температура көндез минус 14, болытлы һава, кар - безне иртәгә менә шундый һава торышы көтә. Ә берсекөнгә тагын да җылырак: көндез 4, кичкә 1генә градус салкынлык булачак....
-
Инвалид балалар арасында шахмат-шашка турниры була
6 декабрьдә "Шәфкать" тернәкләндерү үзәгендә 18 яшькә кадәрге инвалид балалар арасында шахмат-шашка турниры була. Башлана сәгать 9.00да. фото: http://novosibirsk.tiu.ru/p5410995-shahmaty-shashki.html
-
Район халкын Татарстан Дәүләт Советы депутаты Вәгыйз Минһаҗев кабул итәчәк
5 декабрьдә Татарстан Дәүләт Советы депутаты Вәгыйз Васил улы Минһаҗев халыкны кабул итәчәк. Кабул итү 10.00 сәгатьтә башлана. Алдан язылу өчен телефон: 2-70-57. фото: http://uprrb.bashkortostan.ru/news/index.php?type=pda&PAGEN_1=2
-
Кукмарада бөтенроссия подписка декадасы узачак
5-15 декабрьдә барлык почта бүлекчәләрендә бөтенроссия подписка декадасы үтәчәк. Акция кысаларында "Татарстан почтасы" подпискага заказлар кабул итү һәм газета-журналларны абунәчеләргә җиткерү буенча хезмәт күрсәтү бәясеннән чыгып, үзәк вакытлы матбугат басмаларына - 5 процент, республика һәм район газеталарына 10 процент ташламалар тәкъдим итә. фото: http://khabarovskonline.com/archive/main_page/362/
-
Әниемнең 85нче көзе
Моннан кырык бер ел элек булган бу кайгылы вакыйга турында язарга мин бик озак җыендым. Баштарак сөйләп чыгарга көчем җитмәс, дидем. Хәзер яшем иллегә җитеп килгәндә, ике бала анасы буларак та, дөньяга карашым, язмышларны аңларлык акылым, тәҗрибәм зур булу да миңа бу вакыйганы бөтен нечкәлеге белән аңларга ярдәм итә. 1973...
-
Зур Сәрдектән күп балалы Мостафиннар гаиләсенә Татарстан Президенты машина ачкычы тапшырды
Аналар көне уңаеннан Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан Кремлендә күп балалы аналарны кабул итеп, аларга "Ана даны" медальләре һәм автомобиль ачкычлары тапшырды. Тантанада районыбызның Зур Сәрдек авылыннан тугыз балалы Мостафиннар гаиләсе дә катнашты һәм бәйрәмнән өр-яңа автомобиль белән кайтты фото пресс-служба президента