29 октябрь 2014 яңалыклары
-
Ведомстводан тыш сак бүлегенең начальнигы булып эшләгән Василий Антиповны җитәкчеләр һөнәри бәйрәме белән котладылар (+фото)
Бүген ведомстводан тыш сак бүлеге хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр. Кукмара бистәсендә яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны, 20 ел буе Кукмара районы буенча ведомстводан тыш сак бүлегенең начальнигы булып эшләп лаеклы ялга чыккан Василий Антиповны Россия Эчке эшләр министрлыгының Кукмара районы буенча бүлеге начальнигы Рамил Нургалиев, ведомстводан тыш сак...
-
Бер төш күрдем...
Без көн саен диярлек төш күрәбез. Кем моңа бөтенләй игътибар бирми, ә кем йокыдан уяну белән төшен юрый башлый. Иренмичә, калын-калын төшлекләр актара, Интернет челтәреннән эзли. Ни дисәң дә, бу катлаулы күренешне бер сүз белән генә аңлатып булмыйдыр, минемчә. Төш күрү кешеләргә борынгы заманнардан ук тынгылык бирмәгән. Төш күрү -...
-
“Бердәм Россия” сәяси партиясе Кукмара җирле бүлегенең XVII конференциясе узды
Район Советының утырышлар залында "Бердәм Россия" сәяси партиясе Кукмара җирле бүлегенең XVII конференциясе узды. Көн темасында түбәндәгеләр каралды: бишенче чакырылыш Татарстан Дәүләт Советына депутатлар сайлау буенча сайлау кампаниясен уздыруда "Бердәм Россия" партиясенең Кукмара җирле бүлегенең катнашуы турында, "Бердәм Россия" партиясенең Кукмара җирле бүлегенең Сәркатибен сайлау турында, "Бердәм Россия" партиясенең Кукмара...
-
Баганаларда утлар кайчан янар икән?
Мәчет янындагы паркта халык кичләрен чаңгы шуарга ярата. Үткән кышта кар билдән булырлык яугач кына, аны погрузчик белән эттереп, баганаларга лампочкалар куеп йөрделәр. Быел да тугызлап баганада утлар янмый. Җир өстенә калын кар катламы ятканчы бу мәсьәләне хәл итәргә иде. Фәйзетдин ЗАҺИДУЛЛИН, Кукмара фото: http://trk-istoki.ru/nationalnews/49598/
-
“Әйдәгез чистартыйк” акциясе дәвам итә
Поселок һәм авылларының ямен алып торучы урыннарны барлап, әлеге акциядә сез, газета укучыларыбыз да катнаша аласыз. Тирә-юнегездә ташландык биналар, чүплекләр юкмы? Аларны фотога төшереп безгә юллагыз. фоо: http://kostroma.barahla.net/services/460/?page=2
-
Ветераннарга медальләр тапшырыла (+фото)
Районыбызның алты ветераны: Яңа Комардан Баймет Баязитов, Кенәбаштан Мөҗип Мөхәррәмов, Яңа Сәрдектән Фоат Фәтрахманов, Уразайдан Гарәфи Яппаров, Кукмарада яшәүче Иван Букашевларга "Белоруссияне немецлардан азат итүгә - 70 ел" медале тапшырылачак. Ә инде тагын бер медаль иясе Югары Өскебаштан Вәзетдин Шәмсетдинов вафат булган. Аның медален исә улы алачак, ди район хәрби...
-
Өченче ноябрьдән укучыларның каникуллары башлана
2014 елның 3 ноябреннән республика мәктәп укучыларының көзге каникуллары башлана. Каникул 9 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Исегезгә төшерәбез, 2014-2015 уку елына балаларга аларның гомере һәм сәламәтлеге куркынычсызлыгын тәэмин итүче оешкан ял булдыруга шартлар тудыру, каникуллар вакытында укучылар өчен үткәрелә торган чараларның бердәй планын гамәлгә ашыру максатыннан, шулай ук әти-әниләрнең күпсанлы...
-
“Шәфкать”тә балаларны кул эшләренә өйрәтүгә зур игътибар бирелә
"Шәфкать" тернәкләндерү үзәгендә хезмәт инструкторы Асия Борковских көн саен балалар белән гадидән катлаулыга таба барып, аппликация, кәгазь пластикасы, квиллинг техникасын кулланып, вак моториканы үстерү буенча дәресләр алып бара. Киләчәктә тегү, бәйләү, бисер белән үрү техникалары да кулланылачак, хезмәт күнекмәләрен үзләштерү этаплап алып барыла. Балаларның тернәкләндерү үзәгендә алган белемнәрен өйләрендә ныгыту...
-
Артык ялны кирәк дип тапмыйм
Беркөнне күршемә кергән җирдә Россиянең дүрт көнлек эш атнасына күчәргә җыенуы турында яңалык ишетеп чыктым әле. Дөресен әйтергә кирәк - бер дә сөенмәдем. Ник дигәндә, бәйрәмнәр болай да бик күп бездә. 1 майда да, ноябрь бәйрәмендә дә өч кенә түгел, хәтта дүртәр көн ял бирәләр, ә инде кышкы "каникул"лар турында...