3 октябрь 2014 яңалыклары
-
"Хезмәт даны" газетасына бер айга язылу бәясе нибары 73 сум тора
2015 елның беренче яртыеллыгы өчен вакытлы матбугат чараларына язылу бара. "Хезмәт даны" ("Трудовая слава") газетасы редакциясе дә үзенең 8 мең укучысы белән ике арадагы элемтәләр өзелмәс дип ышанып кала. Бу подписка чорында да әбүнәчеләребезне күңелле чаралар - газета укучылар белән очрашулар, төрле конкурслар, сораштырулар үткәрү, атна саен газетага язылучылар арасында...
-
Кукмара бистәсендә Үзәк мәчеткә тәкбир әйтеп килү 4 юнәлештә оештырыла
1."Агрохимсервис" яныннан Г. Ибраһимов урамы буенча. 2. Автомәктәп яныннан Ст.Разин, Садовая урамнары буенча. 3. 1нче гимназия яныннан Ст.Разин, Толстой, Пионер урамнары буенча. 4.Җиңү паркы яныннан Ленин, Чернышевский, Мичурин урамнары буенча. Гаеткә рәхим итегез! фото: http://ipad.intertat.ru
-
Кукмарада яшәүче Дания Фәләховадан тәмле рецептлар
Виноград яфрагына төрелгән фарш белән гөмбә Суган, кишер, фаршны бергә, консервланган шампиньон гөмбәсен аерым кыздырып, бергә кушасы. Барлыкка килгән эчлекне виноград яфракларына конверт формасында төрәсе. Чуенга рәт-рәт тезеп, араларына кыздырган кишер белән суган, тәмләткечләр саласы. Әзрәк су салып, 20 минут тирәсе акрын утта пешерәсе. Помидор тозлау Бер литрлы банкага бер...
-
Лубянда Өлкәннәр көненә багышланган концерт булды
Лубян урман-техник көллияте студентлары Өлкәннәр көне уңаеннан күңелле концерт программасы әзерләделәр. Авыл мәдәният йортында үткән тантаналы кичәдә Нәзирә Козырева җитәкчелегендәге "Яшьлек " ансамбле чыгыш ясады, мари, удмурт, татар, рус телләрендәге җырлар яңгырады, милли биюләр булды, уен-көлкегә дә урын табылды. Өлкәннәр студентларның чыгышыннан канәгать калды, дип хәбәр итте көллият директорының тәрбия...
-
4 октябрь көнне Гает намазы 7 сәгать 10 минутта башлана
Хөрмәтле райондашлар! Быелгы Корбан бәйрәме 4-6 октябрь көннәренә туры килә. Корбан чалуны шушы 3 көн дәвамында башкарырга мөмкин. Бәйрәмгә багышланган гает намазы район мәчетләрендә 4 октябрьдә үткәрелә. Елдагыча һәр мәхәлләдә мәчетләргә тәкбир әйтеп килү оештырыла. Кукмара мөхтәсибәте тәкъдиме буенча алдан килешенгән туплану урыннарыннан төркемләп кузгалып китү - иртәнге 5 сәгать...