26 сентябрь 2014 яңалыклары
-
“IT Кукмор" компьютерны җентекләп өйрәнергә булышачак
Тиздән бистәбездә "IT Кукмор" җәмгыяте үз эшен башлап җибәрәчәк. Инде болары нәрсә җитештерә, яисә нинди товарлар белән сату итәр икән диярсез?! Сәүдә өлкәсеннән шактый ерак булган әлеге җәмгыять укучылар, яшьләр, өлкәннәргә компьютер һәм дизайн белән бәйле махсус курслар үткәрүне үзенә максат итеп куя. Бу хакта тулырак сөйләү, яңалыклар, уку тәртибе...
-
"Кабатланмас мизгел" фотолар бәйгесе
Айсылу ӘГЪЛИУЛЛИНА, 2 сыйныф, Кукмара.
-
Хәмер эчсәң, үгез дә коткара алмас
Республикакүләм "Исереккә ау" операциясе кысаларында район юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе начальнигы Фирдүс Фәхретдинов җитәкчелегендә рейдка чыктык. Шәмәрдән-Кукмара юлындагы транспортның күплеген күрсәгез сез, зур магистраль юл диярсең! Әле ул гынамы...көчле тизлектә җилдерүче, юл йөрү кагыйдәләрен бозучыларның санын исәпләп бетерерлек түгел. Мөгаен, күбесенең без район үзәгеннән дә, инспекторлар күзеннән дә шактый...
-
Кыйблабыз дөрес булсын!
Вакытлы матбугат, радио-телевидение һәм Интернет челтәре аша дөньякүләм яңалыклар белән һәрдаим танышып барабыз. Арада төрле шартлаулар, кеше үтерү, террорлык актлары хакындагылары да шактый күп булу аеруча борчу тудыра. Гүя вәхшиләр бер гаепсез халыкның, сабый балаларның канын коюдан үзләренә ямь һәм тәм таба. Хәер, яман ниятләрен, уй-гамәлләрен тормышка ашырырга теләүчеләр өчен...
-
Ядегәр мәктәбе укытучысы “Авыл укытучысы-2014” бәйгесендә беренче урынны алды
"Мәгариф" журналы "Авыл укытучысы - 2014" дигән бәйге оештырган иде. Әлеге конкурсның беренче этабында 500дән артык кеше катнашса, соңгы этабына шуларның унысы гына үткән. Укытучылар мәгарифне үстерү институты бинасында узган финалда үз фәннәре буенча мастер-класс күрсәттеләр. Аларның эшләрен жюри әгъзалары бәяләде. Районыбызның Ядегәр урта мәктәбенең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы...
-
"Кабатланмас мизгел" фотолар бәйгесе бара
Сәфәр чыгар алдыннан бераз черем итеп алыйм әле. Хәлимә МИЗИПОВА фотосы, Кукмара.
-
Җир кешесе (шигърият)
"Урал" хуҗалыгы җитәкчесе Газинур Хәбибрахмановка Олыяз авылы пенсионерлары исеменнән олы рәхмәт булып ирешсен. Таң беленеп кенә килә әле, Җир кешесе инде аякта. Кояш нуры белән кул кысыша, Җил хәбәрен тыңлый кайчакта. Кышын йоклап яткан басуларга, Җан өретә язын игенче. Тирең түгеп, эшләп тапсаң гына Икмәк тәме була икенче. Вакытында чәч...