11 август 2014 яңалыклары
-
Тавыш биреп калырга ашык!
Мәдәният елы уңаеннан "Хезмәт даны" газетасы Кукмараның "7 могҗизасы" дигән бәйге игълан иткән иде. Ул районыбыз авыллары һәм поселоктагы истәлекле, архитектура һәм табигать һәйкәлләрен, тарихи урыннарын ачыклау максатыннан оештырылды. Барлыгы 33 тәкъдим килде. Махсус комиссия тарафыннан "33 могҗиза" арасыннан 20се сайлап алынды. Сайтта тавыш бирү юлы белән Кукмараның "7 могҗизасы"н...
-
Лубян урман көллиятен тәмамлаган укучыларның очрашуы булды (+фото)
93 еллык тарихы булган Лубян урман көллияте шушы еллар эчендә республикага гына түгел, Рәсәйгә меңнәрчә урман хуҗалыгы белгечләре әзерләп чыгарды. Әлеге уку йортын тәмамлаган элеккеге укучыларны ел саен август аеның беренче шимбәсендә Лубянга очрашуга килүләре күркәм традициягә әверелде. Быел да көллият стадионы элеккеге укучыларның, укытучыларның очрашу шаһите булды. Моннан 42...
-
"Урал", Вахитов исемендәге, "Восток" хуҗалыклары республика күләмендә иң яхшылар исәбендә (+фото)
Районыбыз кырларында урып-җыю эшләре дәвам итә. Кичә район башлыгы Рауил Рәхмәтуллин белән берлектә "Хезмәт даны" газетасы хезмәткәрләре "Урал", Вахитов исемендәге, "Восток" хуҗалыгында булып кайттылар. Әлеге өч хуҗалыкта да инде көзге культуралары өлгереп җиткәч, комбайннар шул басуларның уңышын җыюга керешәчәкләр. Басулар мул уңыш белән сөендерә. Терлек азыклары да мул әзерләнгән. Әлеге...
-
Район үзәк дәваханәсендә сугыш ветераннары өчен өч палата булдырылды (+фото)
"Бердәм Россия" сәяси партиясенең "Безнең кадерле ветеран" проекты кысаларында район үзәк дәваханәсендә сугыш ветераннары өчен өч палата булдырылды. Алар Илсур Шәрипов, Вадим Әхәтов, Раниф Сәлмәнов җитәкчелегендәге оешмалар көче белән ремонтланды. Ә палаталарны җиһазлауга районыбызның оешма-предприятиеләре, шәхси эшмәкәрләре зур ярдәм күрсәтте. Палаталарда ятып дәвалану өчен барлык уңайлыклар бар. Телевизор, суыткыч, микродулкынлы...