19 май 2014 яңалыклары
-
Республиканың татар-башкорт милли көрәше федерациясе Кубогын быел да Кукмара районы командасы отты
Моның өчен безнекеләргә иң көчлеләрдән саналган Мамадыш, Теләче, Әлмәт командаларын җиңәргә туры килде. Аларның финалда Әлмәт командасы белән очрашып, көндәшләрен 5:0 исәбе белән җиңүләре дә күп нәрсә турында сөйли. Федерация Кубогына чираттагы ярышлар быел Чистайда узды. 1995-1996 елларда туган егетләр арасында үткән бәйгедә 39 командадан 312 көрәшче бил алышты (чагыштыру...
-
Кукмараның Вахитов исемендәге, "Урал", "Восток" хуҗалыклары ел саен бәрәңгедән мул уңыш алалар
Бәрәңге игү отышлы түгел дип, күп хуҗалыклар соңгы елларда "икенче икмәк" үстерүдән ваз кичтеләр. Ә Вахитов исемендәге, "Урал", "Восток" хуҗалыкларында бу тармак ел саен саллы гына табыш китерә. Кыш уртасыннан бирле Вахитов исемендәге хуҗалыкның бәрәңге подвалы тирәсендә хәрәкәтнең тукталганы юк: хатын-кызлар тутырган капчыклар төялгән йөк машиналары бер-бер артлы китеп тора....
-
Икеайлык үтеп китә, ә чүп кала
Шулай гадәткә кергән инде: әйләнә-тирәбезне төзекләндерү, чистарту буенча сөйләшүләр, төрле чаралар язлыкта - икеайлык барышында гына бара да, җәй җитүгә ул үзенең актуальлеген югалта, аны искә алучы да булмый. Ә бит, бер карасаң, - тирә-юнебезне чиста тоту ел дәвамында бара торган, күнегелгән, көндәлек, сүзгә дә алып тормаслык эш булырга тиеш....
-
Княгор авылындагы хуҗалыкта янгын чыккан
Ут торак йортны һәм аңа терәп салынган кеше яшәми торган йортның түбәсен камап ала. Нәтиҗәдә торак йорт тулысынча янып бетә, ә яшәлми торган йортның түбәсе өлешчә зыян күрә. Янгын сүндерүчеләр ялкынны "авызлыклап", аның башка корылмаларга күчүенә юл куймыйлар. Беренчел тикшерү буенча янгынның сәбәбе - электр җиһазыннан файдалану кагыйдәләрен бозу, диелгән...
-
"Зилант"та өстәл теннисы буенча "Зилант" беренчелеге үтте
"Зилант" спорт мәктәбендә өстәл теннисы буенча "Спорт ветераннары Кубогы"на "Зилант" беренчелеге узды. Әлеге ярышта мәктәп укучылары,спорт ветераннары катнашты. Кызлар арасында 1, 2, 3 урыннарны Зур Сәрдек гимназиясеннән Айгөл Вәлиева, Илһамия Горохова, Сөмбел Ибатуллиналар яулады. Яшүсмерләр арасында Зур Кукмара урта мәктәбеннән Булат Шәфигуллин - беренче, Югары Чура урта мәктәбеннән Василий Тукачев...
-
Кукмарада балалар "Ышаныч телефоны" эшли
Россиякүләм балалар "Ышаныч" телефоны эшли. Ышаныч телефоны буенча катлаулы тормыш хәленә эләккән теләсә кайсы бала аноним рәвештә квалификацияле ярдәм сорый һәм психологик ярдәм ала ала. Шулай ук бу номер буенча гаиләдә һәм аннан тыш физик көч куллану очраклары буенча да ярдәм сорарга мөмкин. Россиякүләм ышаныч телефоны 8-800-2000-122 (гади телефоннан да,...
-
Район башлыгы Рауил Рәхмәтуллин Матбугат көне белән котлады
Бүген Татарстан матбугаты көне. Бәйрәм уңаеннан район башлыгы Рауил Рәхмәтуллин "Хезмәт даны" газетасы редакциясе коллективын һәм хәбәрчеләрне бәйрәм белән котлады. -Район газетасы туган төбәгебездәге һәр яңалыкны, тормышыбызның һәр тармагын, булган проблемаларны даими чагылдырып килә, - диелә котлауда. - Журналист сүзенең халыкка йогынты ясау көче зур, ләкин ул сүзнең дөрес, гадел,...