6 май 2014 яңалыклары
-
Сиксәннән күбрәк балл җыйган БДИ эшләре яңадан тикшереләчәк
2014 елда 80 баллдан артып киткән имтихан эшләре яңадан тикшерүгә җибәреләчәк. Бу хакта Мәгариф һәм фән өлкәсенә Күзәтчелек итү буенча федераль хезмәттә (Рособрнадзор) хәбәр иттеләр. Вакытыннан алда - 21 апрель-5 май көннәрендә - БДИ тапшыру нәтиҗәләре инглиз теле буенча эшләрнең яртысыннан күбрәге югары баллар җыюын күрсәткән. Мәгариф һәм фән өлкәсенә...
-
Тукай –яраткан шагыйрем, ди Зур Кукмара мәктәбе укучысы
Мин әле бик кечкенә чакта ук бабам миңа сөекле шагыйребез Тукай шигырьләрен укый, әбием аның әкиятләрен сөйли иде. Мин аларны күпме генә тыңласам да, туя алмый идем. -Әбием, "Шүрәле"не, "Су анасы"н тагын сөйлә инде. Бабам,"Туган тел"не җырла инде, - дип, аларны йөдәтеп бетерә идем. Мәктәптә укый башлагач та, мине Тукай...
-
Армиягә чакырылучылар өчен “кайнар линия” эшләячәк
Хәрби хезмәткә чакырылучыларның гражданлык хокукларын саклау һәм аларга хокукый ярдәм күрсәтү максатыннан 13, 14 майда "кайнар линия" эшләячәк. Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил, Татарстан хәрби комиссариаты, Татарстан Республикасы яшь юристлар берләшмәсе хезмәткәрләре гражданнарга тулы мәгълүмат алырга һәм бәхәсле мәсьәләләрне хәл итәргә ярдәм итәчәк. Телефоннар: 8 (843) 236-40-17 8...
-
Кукмарада әле коеп яңгыр ява, әле кояш чыга
Әбиләр әйтмешли, бүгенге көн көйсез кияү кебек. Шул арада коеп яңгыр ява, аның артыннан ялтырап кояш чыга, биш-ун минуттан кабат һаваны болыт элпәсе чорнап ала. Синоптиклардан алынган мәгълүматларга караганда, болытлы, яңгырлы һава торышы алдагы көннәрдә дә сакланачак. Иртәгә, 7 майда да синоптиклар урыны белән яңгыр вәгъдә итә. Һава температурасы исә...
-
Кукмараның “Чулпан” балалар бакчасына йөрүчеләр юл билгеләре өйрәнә
Поселокның "Чулпан" балалар бакчасында юл йөрү кагыйдәләренә багышланган чара узды. Анда "Җәяүлеләр", "Светофор", "Шоферлар" командалары көч сынашты. Тәрбияче Галина Якимова төрле уеннар, конкурслар оештырды. Конкурслар вакытында балалар да, әти-әниләр дә юл билгеләре, юл йөрү кагыйдәләре турындагы биремнәр үтәделәр. Дәрес җыр-биюләр белән үрелеп барды. фото: http://lit.govuadocs.com.ua/docs/1158/index-264688-1.html
-
Кукмарада "Урам бәйрәме" узды (+фото)
Кукмара поселогының Таҗи Гыйззәт урамында урам бәйрәме үткәрелгән. Әлеге чара 4нче мәктәп укытучысы Гөлнара Мөхәммәдъярова һәм шул урамда яшәүче Габделнур Әхмәдуллиннар тәкъдиме буенча оештырылган. Аның максаты - борынгы йолаларны торгызу һәм яшь буынга җиткерү. Бәйрәмгә килүче бар халыкны кызартылган йомырка, тәм-томнар, карга боткасы һәм кайнар чәй белән сыйлаганнар. Бәйрәм җыр-бию,...
-
Район башлыгы Рауил Рәхмәтуллин “Әсәнбаш” һәм “Дружба” агрофирмаларында кыр эшләренең барышы белән танышты (+фото)
"Әсәнбаш" агрофирмасында 5900 гектарда сабан культуралары чәчеләчәк. Бу көннәрдә өч чәчү комплексы һәм бер гади чәчү агрегаты арпа белән борчак чәчүгә керешкән. 15 берәмлек техника чәчүгә җир әзерләүдә эшли. Ә күпьеллык үлән һәм уҗым басулары тулысынча тырмаланып, минераль ашламалар кертелгән. "Дружба" агрофирмасында исә сабан культуралары 4 мең гектарга якын мәйдан...
-
Районыбыз укучылары "Фән җилкәне" фестиваленнән җиңү белән кайтты
Яр Чаллы шәһәрендә "Фән җилкәне" дигән республикакүләм фәнни-тикшеренү эшләре фестивале узды. Әлеге чарада кукмаралылар да актив катнашты. "Физика һәм техник иҗат" секциясендә район мәктәптән тыш эшләр үзәгендә шөгыльләнүче Поч.Сутер урта мәктәбенең 9 сыйныф укучысы Алексей Сайфуллин беренче урынны алды. Кукмара 3нче урта мәктәбенең 9 сыйныф укучысы Эльвина Зарипова исә "Татар...