17 апрель 2014 яңалыклары
-
Районыбызның Хезмәт һәм мәшгульлек үзәгендә вакансияләр ярминкәсе узды
Ярминкәгә эш бирүчеләр - "Бөр" һәм "Кукмара" агрофирмалары, "Чиста шәһәр" оешмасы, "Зилант" спорт мәктәбе һәм Кукмара почтамты вәкилләре һәм эшсезлек буенча исәптә торучы 80нән артык кеше чакырылган иде. Эш бирүчеләр барлыгы 45 вакантлы урын тәкъдим иттеләр, шул исәптән тракторчылар, чәчү эшләрендә катнашучылар, шоферлар, урам себерүчеләр, почтальоннар кирәклеген сөйләделәр. Эш сәгатьләре...
-
Март аенда районыбызның кайбер җирлекләрендә сөт җыю бәяләре бераз төшкән
Ел саен җәйге айларда шәхси хуҗалыклардан сөт җыю бәяләренең кимүе күзәтелә. Март аенда да кайбер авыл җирлекләрендә бәяләр 10 тиеннән 1 сумга кадәр төшкән. Иң югары бәя Сәрдекбаш авыл җирлегендә булган. Биредә сөт җыючы эшмәкәр Раниф Әхмәтов сөтнең һәр литры өчен 20 сум 50 тиеннән исәп-хисап ясаган. Күп авылларда сөткә...
-
"Олимп"та тимераякта фигуралы шуучылар арасында ярыш узды
"Олимп" боз сараенда тимераякта фигуралы шуу буенча ачык турнир узды. Анда Казан, Питрәч, Кукмара, Волжск, Мамадыш, Яр Чаллы, Минзәлә, Зәй, Баулыдан килгән 150 кеше катнашты. "Олимп"та шөгыльләнүче кукмаралылар: Азизә Шәймарданова - беренче, Адилә Әгъләмҗанова, Солтан Хәсәнов - икенче, Зәмирә Мөхетдинова, Булат Гыйниятовлар өченче урыннарны алдылар. фото: http://www.high-sport.ru/figurkat/
-
“Чыңгыз Айтматов: язучы, акыл иясе, гуманист” дигән республика конкурсында катнашырга чакырабыз
Республика яшүсмерләр китапханәсе 1 июньгә кадәр Чыңгыз Айтматовның тууына 85 ел тулу уңаеннан "Чыңгыз Айтматов: язучы, акыл иясе, гуманист" дигән республика конкурсы уздыра. Конкурс сорауларына җавапларны 1 майга кадәр 420044, Татарстан Республикасы, Казан шәһәре, Ибраһимов проспекты, 53б адресына юларга кирәк. Белешмәләр өчен телефоннар: (843) 523-55-05, 523-55-08. Факс: (843) 523-55-09. E-mail:...
-
Быелның өч аенда Кукмара мунчасында 2,5 меңгә якын кеше юынган
Кукмара мунчасының гомуми залында быелның беренче кварталында 2 мең ярымга якын кеше юынган, шуларның 49ы - "Кояшкай" социаль приютында тәрбияләнүче балалар. Люкс номерлары 178 тапкыр заказ бирелеп, аларда 350дән артык кеше юынып чыккан. фото: http://pln-pskov.ru/market/89355.html
-
Райондашыбыз банк хезмәтендә үз юлын тапкан
Тормышта яраткан эшеңне табу һәркемгә дә җиңел бирелми. Берәүләр сайлаган һөнәрләренә гомер буена тугры калса, икенчеләр үзләрен берничә урында сынап караганнан соң гына "ниһаять, бу эш - минеке" дип әйтә ала. Бу сүзләр Россия Саклык банкының Кукмара филиалында 23 ел буе хезмәт куйган Динара Фазлыевага да кагыла. 1981 елда Кукмара...
-
Район халкын Илшат Бәдретдинов кабул итәчәк
18 апрельдә Татарстан Республикасы кеше хокуклары буенча Вәкиленең җәмәгатьчелек кабул итү бүлмәсендә (район Башкарма комитеты бинасы, 1нче кат, 2нче кабинет) гражданнарны чираттагы кабул итү үткәрелә. Бу көнне сезне Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе һәм кулланучылар хокукларын яклауның Арча территориаль органының әйдәп баручы белгеч-эксперты Илшат Бәдретдинов кабул итәчәк. Кабул итү бүлмәсе...