14 апрель 2014 яңалыклары
-
Кукмарада терроризмга һәм коррупциягә каршы көрәш буенча район комиссиясенең чираттагы утырышы узды
Анда терроризмны һәм экстремизмны кисәтү буенча хокук саклау органнарында, авыл җирлекләрендә, гомумбелем бирү учреждениеләрендә башкарылган эшләргә анализ ясалды. Коррупциягә каршы район комиссиясе утырышында исә кече һәм урта эшмәкәрлек субъектлары эшчәнлеген үстерү һәм ярдәм итү буенча район башкарма комитетының эшчәнлеге, коррупцион элементлар турында информацияләргә мониторинг нәтиҗәләре, муниципаль милекне исәпкә алу һәм...
-
“Урал” хуҗалыгында язгы кыр эшләренә хәзерлек мәсьәләләренә багышланган семинар-киңәшмә булды (+фоторепортаж)
Әйе, механизаторлар, игенчелек тармагы белгечләре өчен көнне төнгә ялгап эшләр чак җитте. Йоклап ятып, кулай вакытны кулдан ычкындырсаң, көзгә амбарың буш булачак. Ураллыларның, елдагыча, җиңнәре сызганулы - машина-трактор паркын тутырып тезелгән техника басуга чыгарга команда бирелгәнне генә көтә. Хәер, аларның "Туман" агрегаты ел саен башкаларга караганда 4-5 көн алдан кырда...
-
Зур Кукмарада бер хуҗалыкның мунча түбәсе янган
13 апрельдә кичке сәгать сигездә Зур Кукмара авылының Киров урамындагы бер хуҗалыкта ут чыга. Мунча миченнән файдаланганда куркынычсызлык кагыйдәләрен бозу сәбәпле, түбәсенә ут капкан икән. Нәтиҗәдә шифер түбәнең бер өлеше янып бетә, хуҗаларына 7 мең сумлык зыян килә. Янгын сүндерүчеләр көче белән саклап калынган милек 250 мең сум чамасы дип...
-
"Олимп"та шайбалы хоккей турниры була
19 апрельдә "Олимп" боз сараенда "Космос геройлары" кубогына 1996 елда һәм аннан соң туган ир-малайлар арасында шайбалы хоккей буенча турнир уздырыла. Башлана 9.30 сәгатьтә.
-
Нырты авылы китапханәсендә балалар белән әдәби дәрес уздырылды
Нырты авылы китапханәсендә халыкара балалар китабы көненә багышлап "Балалар китабы - сихри бер дөнья" исемле әдәби дәрес үткәрелде. Әлеге чарада башлангыч сыйныф укучылары катнашты. Биредә балалар төрле язучыларның иҗаты белән таныштылар, яңа китаплардан төзелгән китап күргәзмәсен карадылар. Шулай ук, узган елда балалар тарафыннан укылган китапларга нәтиҗәләр ясалды. Ел дәвамында иң...