14 февраль 2014 яңалыклары
-
Кукмарада “Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы“ республика конкурсының зона сайлап алу туры узды (+фоторепортаж)
Бүген район Мәдәният йортында "Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз күзлегеннән" республика конкурсының зона сайлап алу туры узды. Әтнә, Питрәч, Теләче, Кукмара. Балтач, Биектау, Лаеш, Саба, Арча районнарыннан килгән конкурсантлар 10 номинация буенча көч сынашты. Кукмара районы бәйгедә дүрт номинациядә катнашты. "Өченче яшь герое"нда Олыяз авылының музей директоры Зөлхәбирә апа Якупова,...
-
Кукмарада хәрби комиссия үтәргә 380нән артык егет чакырылырга тиеш
Район хәрби комиссариатында 1997 елгы егетләрне исәпкә алу бара. Хәрби хезмәткә әзерләү һәм чакыру бүлеге җитәкчесе Наил Гаптрәуповның әйтүенә караганда, барлыгы 380нән артык егет чакырылып, хәрби комиссия үтәргә һәм исәпкә куелырга тиеш. фото: http://vopros.ua/page/current/5446
-
Җиңү паркында Әфганстан сугышында һәлак булучыларны искә алу оештырылачак
15 февральдә 8.30 сәгатьтә поселокның Җиңү паркында совет гаскәрләренең Әфганстаннан чыгарылуына 25 ел тулу уңаеннан әлеге сугышта вафат булучыларны искә алу оештырылачак. Шулай ук бу көнне район Мәдәният йортында 9.30 сәгатьтә сугыш хәрәкәтләре ветераннары һәм укучылар катнашында очрашу һәм концерт узачак. Әлеге вакыйга уңаеннан авыл җирлекләрендә дә төрле чаралар каралган....
-
Даими авторыбыз Шаһидулла Мотыйгуллинга 60 тулды
Безнең даими авторларыбызның берсе - Шаһидулла Мотыйгуллин бу көннәрдә үзенең 60 яшь тулган көнен билгеләп үтә. Каенсар авылында туа, шунда егет булып җитешә, гаилә кора, тормыш иптәше белән ул-кызлар үстерә ул. 27 ел буе Каенсар тимер юл станциясендә дежурный булып эшләп, поездларны каршы алып, озатып җибәрә Шаһидулла. Газетабыз битләрендә аның...