7 ноябрь 2013 яңалыклары
-
Районыбыз укучыларының рус теленнән БДИга әзерлекләрен тикшерделәр
Бүген Кукмара 4нче урта мәктәбендә район мәктәпләренең 11 сыйныф укучылары өчен семинар һәм аларның рус теленнән Бердәм дәүләт имтиханнарына әзерлекләрен тикшерү булды. Семинар өлешендә Казаннан килгән укытучы-эксперт укучыларны БДИда биремнәр үтәлеше, 2014 елда булачак үзгәрешләр белән таныштырды. Семинардан соң укучылар, кабинетларга бүленеп, БДИ сынау -тикшерүе уздылар. -Без Янил урта мәктәбеннән...
-
Автобусны шартлатучы террорчы хатын чирле булган
Тикшерү комитеты белдерүенчә, Волгоград шәһәренең маршрут автобусындагы шартлауны тикшерү нәтиҗәләре билгеле булган. 30 яшьлек террорчы хатынның фатирында табылган документларга караганда, ул тереләй черетә торган сөяк авыруыннан интеккән. Аның шулай ук бөерләре, ашказан асты һәм сөт бизләре, казналыгы да сәламәт булмаган, дип хәбәр итә http://kazanfirst.ru/online/8697 мәгълүмат агентлыгы.
-
Кукмарада яңгырлар булачак әле
Шаккатмалы: ноябрь аеның бер атнасы үтүгә карамастан, көннәр җылы тора. Үләннәр арасында яңа чәчәк атканнарын да күрергә була хәтта. Элеккеге елларда бу вакытта инде җир өстенә кар яткан, сугым чоры башланган. Матур көннәр күңелгә рәхәтлек бирсә дә, һәр нәрсәнең үз вакыты бит. Бөреләнергә өлгергән карлыган-җимеш куакларының салкыннарга кергәч өшү ихтималы...
-
Эчүчелек заман проблемасы булып кала бирә
-Әти, аракы кыйбатлангач, син азрак эчәрсеңме? -Юк, балалар, киресенчә, сезгә азрак ашарга туры киләчәк... Беренче карашка мәзәк булып тоелган әлеге әңгәмәдә никадәр тирән мәгънә ята! Әйе, өенә икмәк, балаларына тәм-том алып кайтасы урынга, акчасын соңгы тиененә кадәр шайтан суына тотып, эчеп-исереп йөрүчеләр шулкадәр күп бит! Үзенең тамырлары белән берегеп, кешелек...
-
Мәмәшир укучылары юллардагы иминлек хакында сөйләште
Мәмәшир урта гомуми белем бирү мәктәбендә юл хәвеф-хәтәрләрен кисәтү, аларны булдырмау максатыннан, "Иминлек тәгәрмәче" дип аталган зур чара уздырылды. Бу чараны ЮХИДИнең пропаганда буенча инспекторы Нурсил Мортазин, мәктәпнең тормыш иминлеге нигезләре укытучысы Мәүлит Шакиров үткәрде. Иң беренче чара башлангыч сыйныфлар арасында "Син юлда йөри беләсеңме?" дигән исем астында үтте, балаларга...
-
Районда проблемалар бар, әмма берсе дә хәл ителмәслек түгел
Редакция почтасына яшәешнең теге яки бу өлкәләренә кагылышлы сорауларга җавап эзләп, борчылып хат язучылар, шалтыратучылар байтак. Без хатларны читкә алып куймыйча, тиешле инстанцияләрдән җавап алып, газета битләренә урнаштырабыз яки хат авторы белән элемтәгә чыгып, әлеге мәсьәләләрне хәл итәргә тырышабыз. Соңгы вакытта килгән хатлар арасыннан поселок тормышына кагылышлы сорауларны сайлап, поселок...
-
Кукмарада смотр-конкурска йомгак ясалды
Райондагы җирле үзидәрәләр, предприятие, оешма-учреждениеләр арасында запастагы гражданнарны броньлау буенча эшне оештыру, хәрби учетны гамәлгә ашыру буенча смотр-конкурска йомгак ясалды. Учреждениеләр арасында: район үзәк дәваханәсе (җитәкчесе - Равил Халиев, хәрби учетны алып бару һәм броньлау буенча җаваплы - Миләүшә Фәттахова), предприятеләр арасында: Кукмара савыт-сабалар заводы (җитәкчесе Азат Заһидуллин, хәрби учетны...