Тормышы түгәрәк, эшләре уң
Районыбыз кешеләренең, кайсы тармакта булмасын, ирешкән уңышлары сөендерә. Дуңгыз көтүен яңарту технологларының Бөгелмә нәсел үрчетү предприятиесе базасында узган 30нчы республика конкурсында беренче урынны яулап кайткан "Урал" хуҗалыгы белгече Нурсил Галиевның да шатлыгын ихлас күңелдән уртаклаштык.
Район данын яклап, мондый бәйгеләрдә аның сигезенче тапкыр катнашуы икән. Икенче, өченче мактаулы урыннарны алган...