Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәетләр

Газизуллин Равил бәете

Газизуллин Равил Шәфигулла улы 1947нче елның 16 сентябрендә Вахит авылында дөньяга килә, 2015нче елның 10 октябрендә вафат була. Васыяте: Балаларым дога кылсын диеп, Язып бармакларым талдырам. Мине сагынганда укырсыз дип, Васыятемне язып калдырам. Табигатьнең сары көзләрендә, Минемдә бит соңгы көзләрем. Авырудан мин бит савыкмасам, Бәлки, мин дә үлеп китәрмен. Савыгырга...

Газизуллин Равил Шәфигулла улы 1947нче елның 16 сентябрендә Вахит авылында дөньяга килә, 2015нче елның 10 октябрендә вафат була.

Васыяте:

Балаларым дога кылсын диеп,

Язып бармакларым талдырам.

Мине сагынганда укырсыз дип,

Васыятемне язып калдырам.

Табигатьнең сары көзләрендә,

Минемдә бит соңгы көзләрем.

Авырудан мин бит савыкмасам,

Бәлки, мин дә үлеп китәрмен.

Савыгырга насыйп булмады шул,

Җаным очты биек күкләргә.

Балаларым, чиксез рәхмәт сезгә

Ташламадыгыз соңгы көндә дә.

Гомерләрдә бик тиз узып китә,

Соңгы көннәреңә җитәсең.

Ходай биргән гомер чиксез түгел,

Барсын ташлап бер көн китәсең.

Үләрмен дә мине онытырлар,

Юкка гына йөрәк янасың.

Вахит урамнары сагыныр әле,

Үзе үстергән газиз баласын.

Әбиләргә чиксез рәхмәт булсын,

Төн чыктыгыз минем янымда.

Хәзер инде минем соңгы урын

Миңсылуым, әтием, әнием янында.

Сөйлим әле, балалар, сүзләремне,

Сүзләремнән түгелә моңнарым.

Мин үлгәчтен укытыгыз Коръән,

Тәрәзәдән килеп тыңлармын.

Кабер эчләренә килеп кергәч,

Җавап алыр өчен килерләр.

Чын иманың булса җаннарыңда

Җәннәтләрдән урын бирерләр.

Тар кабердә мин ятармын,

Балалардан дога көтәрмен.

Догаларыгыз булса - җаным тыныч булыр,

Онытсагыз - нихәл итәрмен.

Сәхрәләргә чыгып йөргәндә,

Хозер Ильяс булсын юлдашың.

Кабер эчләрендә ялгыз ятам,

Иманыбыз булсын юлдашым.

Зинһар, укытыгыз миңа Коръән,

Минем васыятем шул булыр.

Әгәр миңа Коръән укытсагыз,

Кабер эчләрендә нур булыр.

Балаларым, оныкларым сезгә әйтәм,

Бу бит минем актык сүзләрем.

Инде миңа Коръән укытсагыз,

Якты булыр минем гүрләрем.

Сәдака бирегез, балаларым, минем өчен,

Мине яткырмагыз газапта.

Мин бит сездән кайтып сорый алмыйм,

Мин тоткында, ә сез азатта.

Балаларым һәм дә оныкларым,

Сез бит минем газиз балалар.

Атна кичләрендә рухым кайтыр,

Тәрәзә артына килеп тыңлар.

Балаларым, оныкларым, кан-кардәшләр,

авылдашлар, якын дуслар.

Миннән риза-бәхил булып калыгыз.

Алып барып гүргә иңдергәчтен,

Тәһлил укып туфрак салыгыз.

Татарстан Республикасы, Балтач районы, Алан авылы, Кәбир Камалов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk