Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Югары Арбаштан Илгиз Вәлихановның эш көне иртәнге сәгать өчтә башлана

    Югары Арбаш авылыннан Илгиз Вәлиханов “Искра” (элеккеге “Дружба”) җәмгыятенең Өркеш бүлекчәсендә ферма мөдире булып хезмәт куя. Тырыш, эшен җиренә җиткереп башкара торган тыйнак кеше, дип бәялиләр аны җитәкчеләр. 

     

    Без Югары Арбаш фермасына килгән вакытта да Илгиз абыйның абзарда маллар арасында кайнашкан, кызу-кызу нидер эшләп йөргән вакыты иде. 

    - Терлек азыгы кайтырга тиеш, - диде ул, эшеннән бүленеп. – Минем турыда әллә ни яза алмассыз. Менә кызлар янына алып керим әле сезне. Иртә белән эш сәгатем дә хезмәткәрләрне барлаудан башлана. Чөнки фермада коллективтан башка берни дә эшләп булмый. Биредә сыер савучы, терлекче, төнге, көндезге каравылчылар – барысы бергә унбиш кеше хезмәт куя. Коллектив үзара бик дус, бар эшне дә бергә-бергә башкарабыз. 

    8нче сыйныфны тәмамлаган яшүсмер малайның фермага эшкә килгәненә 38 ел булган инде. Илгиз абый да ул замандагы күп кенә авыл малайлары кебек хезмәт юлын көтүче буларак башлап җибәргән. Ул вакытта бүлекчә Нырты совхозы составында була, ә аннан аерылып, Өркеш совхозы оешканнан соң, хуҗалык рәисе Габделфәт Шәйхиев аны, көтү яңарту технологы итеп билгеләп, Казанга белемен күтәрү курсларына укырга җибәрә. Шуннан бирле бүгенгәчә әлеге хезмәтне намус белән алып бара ул. Үзе фельдшер да әле Илгиз абый, терлекләрнең сәламәтлеген дә кайгырта. Ферма мөдире булып эшли башлавына да озак еллар икән инде. Күп еллар авылына, хуҗалыкка, хезмәтенә тугры булып хезмәт итү дәвамында менә шундый киңкырлы белгечкә әйләнгән ул. Хәзерге вакытта егет-кызларны фермадагы эш белән кызыктырып булмый шул. Яшьләр шәһәргә китү ягын карыйлар, эшкә кеше табуы авыр, ди Илгиз абый да.

    Биредә эш бер сменада оештырылган. Фермада көндәлек өч тонна сөт  озаталар, бер сыердан уртача тәүлеклек савым 16,5 литрны тәшкил итә икән.

    Реклама

    - Хуҗалыкта иң күп бозау алган вакытлар 1984 елга туры киләдер. Ул чакта фермада терлек саны да 1000гә җитә, дүрт абзар гөрләп тора иде, - диде Илгиз абый. – Хәзер исә биредә 365 мал бар, шуның 200е – савым сыерлар. Күптән түгел, “Дружба” җәмгыяте “Искра” булып үзгәртелде, хуҗалыкка яңа җитәкчеләр билгеләнде. Алар хуҗалыкны соңгы елларда барлыкка килгән авыр хәлдән алып чыгарлар дип ышанабыз. Шушы кыска гына вакыт аралыгында да сөт бер тоннага артты. 

    Вәлихановлар гаиләсенең хезмәт көне иртәнге сәгать өчтә беренче кояш нурлары белән үк башлана. Илгиз абыйның тормыш иптәше Нурсинә апа да биредә уналты яшеннән бирле сыер савучы булып эшли икән. Көн дәвамында ферма тирәсендә алар, өйгә кайтып-кайтып кына киләбез, диләр. Иртә белән фермага эшкә киткәнче, йорт-кура тирәсендәге бетмәс-төкәнмәс вак-төяк эшләрне башкарырга, абзар тулы малларны да карарга өлгерергә кирәк бит әле. Анда да минифермадан ким түгел икән: өч сыер, бозаулар, кош-корт. Әле соңгы елларда атлар үрчетү белән дә мавыга башлаганнар. “Авыл җирендә мал да асрамыйча яшәп булмый бит инде. Терлек азыгы өчен борчыласы юк, хуҗалык ярдәм итә: печән, салам, ашлык бирә”, - диделәр хуҗалар. 

    - Фермада алтмыш сыер савып кайтып, хәлдән таймыйсызмы? Өйдәге тагын өч сыер саву авырга туры килмиме? - димен Нурсинә апага. 
    - Элеккеге кебек кул хезмәте түгел бит хәзер, аппарат бар, шуңа күрә авырлыгы сизелми. Сөт бәясе төште, дип, сөтлебикәләрне дә бетерәсе килми, рәтләнер әле, дип өметләнәбез. Тырышсаң, аз булса да акчасы була, эшләмичә генә тормыш алып барып булмый, - диде ул. – Аллага шөкер, балалар үсеп җитте, алар булышалар. Йорт-кура тирәсендәге эшләр, малларны карау күбрәк уртанчы улыбыз Илдус өстендә. Атлар белән дә ул кызыксына, үзе тәрбияли. Төпчеге Гөлназ унберенче сыйныфта укый, ә олы улыбыз Илназ Кукмарада үз гаиләсе белән яши.
     

    фото: Ризилә Корбанова, "Хезмәт даны"

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: