Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
Авыл хуҗалыгы

“Восток” җәмгыятендә авыл хуҗалыгы семинары булды

Семинар барышында востоклылар үткән елгы эш нәтиҗәләренә тукталып, киләчәккә планнары белән уртаклаштылар.

“Восток” җәмгыятендә бу елның беренче авыл хуҗалыгы семинары узды. Чарада катнашучылар үткән елгы эш нәтиҗәләре турында сөйләштеләр, киләчәккә бурычлар билгеләделәр. 

Семинар Ядегәр авылында урнашкан ремонт цехында башланып китте. Аның берсендә - чәчкечләр, икенчесендә машина, комбайн ремонты бара иде.

 “Илдәге вәзгыятькә карамастан үткән ел район тормышы өчен начар булмады, промышленность өлкәсендә күрсәткечләребез матур, кече һәм урта эшмәкәрлектә дә үсеш сизелә, шулай ук авыл хуҗалыгы тармагы да аксатмады”, - дип билгеләп үтте район башлыгы Сергей Димитриев, хуҗалык җитәкчеләре, белгечләрне сәламләп. 

Әйе, эре авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәрлек күләмдә терлек азыгы туплый алды, төзелешләр дә тукталмады, машина-трактор парклары заманча техникалар белән баеды. 

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Рафак Хәлиуллинның сүзләренә караганда, үткән ел авыл хуҗалыгы предприятиеләре барлыгы 12 миллиард сумнан артык тулаем продукция җитештергән. 2022 ел белән чагыштырганда ул 18 процентны тәшкил итә. 

- Җитештергән продукциядән барлыгы 10 миллиард сумнан артык акча кереме алынды. Аның төп өлеше терлекчелек тармагына туры килә. Районда мал саны 48 меңнән артып китте, 2024 елга караганда бу сан  3589га күбрәк.  Шуның 18 меңнән артыгы – савым сыерлар, – диде ул.

Сергей Димитриев алга таба да  үсү, базар шартларында югалып калмас өчен, заманча технологияләр белән эшләргә кирәклеген ассызыклап, җитәкчеләргә дилбегәне ныклап тотарга, акчаны чутлап эш итәргә тәкъдим итте. “Алыпсатарлар белән хезмәттәшлекне туктатып, җитештерүчеләргә турыдан туры чыгарга кирәк”, - дип белдерде.
Семинар барышында востоклылар үткән елгы эш нәтиҗәләренә тукталып, киләчәккә планнары белән уртаклаштылар. 

- Игенчелектә дә, терлекчелектә дә күрсәткечләребез начар түгел. 5 мең 600 гектардан артык сөрүлек җирләребез бар. Шуның 37 процентын – бөртеклеләр, калганын азык культуралары алып тора. Бер гектардан уртача 53 центнер уңыш җыеп алуга ирештек, үзебезгә дә, сатарга да җитәрлек терлек азыгы тупладык, - дип уртаклашты “Восток” җәмгыятенең директоры Алексей Леонтьев. – 2024 елга караганда акча кереме 21 процентка күбрәк булды.

Рентабельлелек 33 процентны тәшкил итте. Бер эшченең уртача хезмәт хакы 56 мең сумга якын.
Бүгенге көндә хуҗалыкта мал саны 3 меңнән артык, шуның 1191е - савым сыерлар. Көн саен тулаем 35 тоннадан артык сөт җитештерәләр. Бозаулардан тәүлеккә 1042 грамм артым алалар. Сакланыш 98 процентны тәшкил итә, диделәр. 

Әйе, “Восток” хуҗалыгына кайчан гына барсаң да, алар һәрвакыт эзләнүдә, үсештә. Төзелешләрне дә туктатмаганнар. 300 танага исәпләнгән мал торагы салганнар, Югары Шәмәрдән фермасына санитар үткәргеч ясап куйганнар. Машина-трактор паркында да төзелеш эшләре бара, Ядегәрдәге  кунакханә ремонтланган. Моңарчы электр белән җылытыла торган биналар газлаштырылган. 1 мең тоннага исәпләнгән ашлык склады сафка баскан. 2 миллион сумнан артык акча пай хуҗаларыннан җир кишәрлекләре сатып алу өчен тотылган. 106 миллион сумнан артыкка техника паркы яңартылган. Ядегәр урта мәктәбендә агросыйныф ачуга да 5 миллион сумга якын акча тотылган. Барысын да бергә исәпләсәң саллы гына сумма килеп чыга.

Алексей Иванович агымдагы елга да бурычларны зур куя. 

- 2025 елда тәүлеклек тулаем савымны - 40 тоннага, бозауларда көндәлек артымны 1200 граммга җиткерүне максат итеп куябыз. Бер гектардан уртача 50 центнердан да ким булмаган уңыш алырга исәплибез. Төзелешләрне дә дәвам итәргә уйлыйбыз. 210 сыер сыйдырышлы мал торагын төзеп бетерәсебез бар. Шулай ук тент тибындагы 200 терлеклек бозау абзарының да эше күп калмады. Җылы гаражның мәйданнарын зурайтабыз. 20 мең тонна сыйдырышлы тирес лагунасы ясыйбыз. 2 мең сыерга исәпләнгән абзар салу өчен быел җир эшләрен башкарырга уйлыйбыз.  Арендага дип, Шәмәрдән ягында – 12, Зур Сәрдектә  10 йорт салырга планнарыбыз, - дип уртаклашты ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев