Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • "Урал" хуҗалыгында быел сыерлар саны 290га арткан

    Ел башыннан алып, бүгенге көнгә хәтле 1571 бозау алынган, үткән ел 12 айга 1530 бозау туган

    Нурсил ГАЛИЕВ, “Урал” хуҗалыгының баш зоотехнигы:

    Реклама

    - Аллага шөкер, игенчелек тармагында да, терлекчелектә дә күрсәткечләребез яхшы. Басу-кырлар мул уңыш белән сөендерде, малларга җитәрлек күләмдә сыйфатлы терлек азыгы тупланды. Сөт саву, бозау алу буенча да күрсәткечләребез яхшы. Ел башыннан алып, бүгенге көнгә хәтле 1571 бозау алынган, үткән ел 12 айга 1530 бозау туган иде. Савым сыерларның саны да 290га артты. Хуҗалыкта бер эш тә туктап тормый, төзелешләр дә алып барыла, мегаферма территориясендә 400 терлеккә исәпләнгән мал торагы төзелә. 

    фото: Ризилә Корбанова, "Хезмәт даны"

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: