Сазтамак авылыннан Рәдиф Хәйруллин: Атлар тормышыбызны тагын да мәгънәлерәк итә кебек
Рәдиф әйтмешли, авылда да заманча, кызыклы һәм мәгънәле тормыш алып барып була. Атлар белән бәйле хезмәт аңа рухи көч, илһам бирә, нәселдән килгән традицияләрне дәвам итәргә ярдәм итә.
Авыл тормышы хезмәттән генә тормый, ул — күңел кушканча гомер итү дигән сүз. Шәһәр ыгы-зыгысыннан еракта, табигать кочагында яшәүче кешеләрнең көнкүреше гадирәк кебек күренсә дә, чынлыкта ул тирән мәгънәле, тамырлары белән нәсел хәтеренә барып тоташа.
Сазтамак авылында яшәүче яшь егет Рәдиф Хәйруллин да әнә шундыйлардан. Ул чабышкы атлар үстерү, аларны тәрбияләү белән мавыга һәм бу шөгылен гади хобби гына түгел, ә йөрәгенә якын эш дип кабул итә.
Рәдифнең чабышкы атлар белән ныклап шөгыльләнә башлаганына инде алты еллап вакыт узган. Әмма аңа кадәр дә Хәйруллиннар хуҗалыгында атлар асрау гадәти хәл булган: элек аларны күбрәк сугым өчен тотканнар. Бүген исә яшь егетнең хуҗалыгында өч чабышкы һәм бер сугым аты бар. Моннан тыш, бу тырыш гаилә абзар тутырып сарыклар да асрый — аларның саны алтмышка якын. Дөрес, сарыкчылык белән күбрәк Рәдифнең әтисе Расим абый шөгыльләнә, ә бу хакта аерым сөйләшербез әле.
Рәдиф беренче гимназияне тәмамлап, Кукмара аграр көллиятендә техник-механик һөнәрен үзләштергән. Бүгенге көндә егет эшмәкәрлек белән дә шөгыльләнә: төрле товарлар белән сәүдә итә, транспорт хезмәте күрсәтә. Әмма көндәлек мәшәкатьләр, эшлекле тормыш арасында да ул атларны онытмый. Киресенчә, алар — аның өчен күңел тынычлыгы, рухи ял чыганагы.
«Атлар тормышыбызны тагын да мәгънәлерәк итә кебек. Алар — бик акыллы, сизгер хайваннар. Үзем Ат елында тугангамы — белмим, әмма бу маллар күңелемә аеруча якын. Бәлки бу нәселдән килә торган бәйләнештер. Чөнки безнең гаиләдә элек-электән ат асраганнар. Әти дә яшь чагында колхоз атларында Сабантуйларда чапкан», — ди Рәдиф.

Чыннан да, борынгы заманнардан ук ат авыл кешесе өчен иң якын ярдәмче саналган. Атлы кеше бай дип исәпләнгән, чөнки аның белән кыр, бакча эшләре дә башкарылган, ерак юллар да җиңел үтелгән.
«Элек авылда ат җигеп йөрүчеләр бик күп, без — бала-чаганы да арба, чанага утырталар иде. Ул вакытта курку хисе булмагандыр инде. Ә бераз үсә төшкәч, атлардан шүрли башлаганым истә. Ат кешенең куркуын сизә бит ул. Шуңа күрә башта ук үзеңнең көчеңне күрсәтергә, аны «җиңәргә» кирәк», — дип уртаклаша ул.
Рәдиф чабышкы атларын үзе өйрәтә, үзе әзерли. Беренче карлар төшүгә үк алар белән шөгыльләнә башлый. Моның өчен иртүк торып, төшке ашка кадәр атлар янында кайнаша. Хәйруллиннарның Сазтамакта 16 гектар җире бар, анда ике чакрымлы түгәрәк трасса да ясалган. Атнаның алты көнендә шөгыльләнсә, бер көн — ял.
«Кукмарада чабышкы атлар тотучылар шактый. Без бер-беребез белән элемтәдә торабыз, социаль челтәрдә махсус төркем дә булдырдык. Анда якынча 50-60 кеше бар. Ярышларга бергә йөрибез. «Аударыш» уены буенча Кукмараның җыелма командасы тупланды. Башкортостанга, Актүбә өлкәсенә кадәр барып җиттек, нәтиҗәләребез дә бар. Район Сабантуйларын да калдырмыйбыз. Сабантуйда атта үзем чабам, ә ипподромда җайдак утыра — авырлыгым регламентка туры килми», — ди ул, елмаеп.
Атларга «нагрузка» аларның яшенә, гәүдәсенә карап бирелә. Ярышларга ике-ике ярым яшьтән алып чыга башлыйлар. Рәдиф һәр аты турында җентекләп сөйли.
«Бу атны 9 айлык вакытында Марий Элдан алып кайттым. Үткән ел эвакуатор белән эшли башлавыма биш ел тулды, шуның өчен Эвакуатор дигән кушамат бирдем. Быел мартта аңа ике яшь була. Аллаһ боерса, Сабантуйларда катнашырбыз дип торам. Калганнары — Златибор, Диаманта РТ, Ту зе Мун», — ди егет.
Ат асрау — бик четерекле, җаваплы эш. Аның бөтен нечкәлекләрен дә вакыт белән генә үзләштереп була. Рәдиф тә тәҗрибәле атчыларның, өлкәннәрнең киңәшләренә колак сала, сорый, өйрәнә. «Мал хуҗасына охшап килә», — диләр бит, чынлап та, атлар хуҗаларына бик тиз ияләнә.
«Атларны тәрбияләүнең үз тәртибе бар. Иртә-кич ашарларына катнаш азык болгатып ботка ясыйбыз, төрле азык кушылмалары өстибез, печән салабыз», — ди ул.
Биш-алты ел элек Хәйруллиннар үз көчләре белән атлар өчен абзар да салып чыккан. Ветеринария эшләрен дә Рәдиф үзе башкара: тоякларын кисә, кирәк булса, укол да кадый.
«Авыл тормышы миңа бик ошый. Шәһәргә барсам да, кунакка гына — тизрәк туган якка ашкынам. Үзеңнең каралты-кураң, терлекләрең, җәен кош-корт өстәлә, сөрүлек җирләр бар, печән әзерлибез... Барысы да күңелле мәшәкатьләр», — диде егет.
Әйе, Рәдиф әйтмешли, авылда да заманча, кызыклы һәм мәгънәле тормыш алып барып була. Атлар белән бәйле хезмәт аңа рухи көч, илһам бирә, нәселдән килгән традицияләрне дәвам итәргә ярдәм итә. Мондый яшьләр барында авыллар яши, тамырлар өзелми, ә борынгы һөнәрләр яңа сулыш ала.
Фото: Ризилә Корбанова/ «Кукмор-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев