Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Кукмараның “Тойма” җәмгыятендә сидераль культураларга игътибар зур

    Быел 1500 тонна бөртекле, 300 тонна күпьеллык үлән, 120 тонна тирәсе рапс, 90 тонна горчица орлыгы сатуга куелачак

    Басу-кырлар бушап калды, игенче-механизаторларның кайсы ферма тирәсенә эшкә кайтты, икенчеләре паркларда техника ремонтына кереште. Ә “Тойма” җәмгыяте - районда игенчелек, орлыкчылык белән генә шөгыльләнә торган хуҗалык. Биредә мал-туар булмагач,  тоймалыларның бүген ни белән мәшгуль икәнлекләрен, хәлләрен белеп кайтыйк дип, Чуллы якларына юл тоттык.

    Хуҗалыкта эш гөрли: ашлык складлары тирәсендә тракторлар тыз-быз йөреп тора, кемдер бөртеклеләрне чистарту җайланмасы артына баскан, берәүләр үлчи, икенчеләр әзер капчыкларны урнаштыра. “Бездә эш башланды гына әле”, - дип каршы алды безне хуҗалык җитәкчесе Рәҗәп абый Галиев.

    - Аллага шөкер, кыр эшләрен тулысынча төгәлләдек.  Игеннәр мул уңыш белән сөендерде, гектарыннан уртача 44 центнер бөртек җыеп алуга ирештек. 800 гектар җирне туңга сукаладык, - диде хуҗалыкның агрономы Мөнир Галимҗанов, башкарылган эшләр белән таныштырып. – Без орлыкчылык белән шөгыльләнгәч, 20ләп төрле кузаклы, кыяклы, бөртекле культуралар игәбез. Сатып алучыларга сайлап алу мөмкинлеге булсын дип тырышабыз. Хәзерге вакытта сидераль культураларга игътибар зур. Шуңа күрә без дә майлы торма, рапс, горчица үстерәбез. Быел исә 1500 тонна бөртекле, 300 тонна күпьеллык үлән, 120 тонна тирәсе рапс, 90 тонна горчица орлыгы сатуга куелачак. Сатып алучылар арасында үзебезнең авыл хуҗалыгы предприятиеләре, крестьян-фермер хуҗалыклары, шулай ук күрше-тирә районнар да бар.

    Тоймалылар бөртекләрне үзләрендә чистарталар, киптерәләр. Моның өчен ике чистарту линиясе эшли. Шуның берсе - кыяклы, икенчесе кузаклылар өчен көйләнгән. Быел реконструкция ясап, бөртеклеләрне эшкәртү өчен тагын бер линия эшләтеп җибәргәннәр. Ул тагын да камилләштерелгән. Анда басудан кайткан ашлык бер үк вакытта чистартыла, киптерелә һәм, гомумән, ГОСТ таләпләренә туры килерлек сыйфатка китерелә икән. Ә ашлыкны саклау өчен хуҗалыкның ун склады бар. Киләсе елга үзләренә чәчү өчен 200 тонна – бөртекле, 3 тонна – рапс, 1-1,5 тонна күпьеллык үлән орлыгы хәзерләгәннәр.

    Реклама

    - Хәзерге вакытта күпьеллык үлән орлыкларын чистартабыз. Эш ике сменада оештырылган: беренчесе - иртәнге сәгать алтыдан көндезге сәгать икегә, икенчесе сәгать икедән алып, кичке сәгать тугызга  хәтле дәвам итә, - диде агроном. -  Бүгенге көндә биредә хезмәт куючылар - барысы да кырда комбайн-тракторларда эшләгән механизаторлар. Һәр линиягә икешәр кеше билгеләнгән: Фәнил Хаҗиев белән Илназ Баһаманов, Фәһим Хәнәфин белән Габделфәрт  Хәмәтгалиев, Марат Хәкимҗанов белән Фәргать Хантимеровлар бергә-бергә хезмәт куялар. Шулай ук тракторчы Илфар Димиев та - бик тырыш егетләребезнең берсе.  Аңа бөтен төр техниканы да ышанып тапшырырга була. Ул тракторларның гына түгел,  ашлык киптерү җайланмаларының да рәтен белә. Хәзер менә яшь егетебез Рамил Гариповны эшкә өйрәтә.

     

    Илфар Туембаш авылыннан икән, МТЗ-82 тракторын иярләгән. Кукмара аграр көллиятендә тракторчы-машинист һөнәрен үзләштергәннән соң, бирегә килгәненә өч кенә ел булса да, ул инде шактый тәҗрибә тупларга өлгергән.

    - Техника эше миңа кечкенәдән ошый иде. Мәктәптә укыганда да абый белән уракта катнашканым булды, - диде механизатор. – Биредә сөенеп эшлибез, коллективыбыз дус-тату. Техника көйсезләнә, ватыла икән, һәркем ярдәм итәргә әзер. Хезмәт хакларын вакытында алабыз, эш өчен бөтен шартлар тудырылган, ягулык-майлау материалларына, запас частьларга кытлык юк.

    Хуҗалыкның ашханәсендә хезмәт куючы кызларны да ашлык складында очраттык. Төшкә кадәр ризык әзерләп, эшчеләрне сыйласалар, аннан соң бирегә киләләр икән. Рәҗәп абый, һәрвакыттагыча аларны мактап: “Бездә беркемгә дә эш кушасы юк, барысын да үзләре белеп башкаралар”, - диде.

     

    Гүзәл Зыятдинова, Әлфинур Хәкимуллина, Айгөл Габделхаковалар, капчыкларны үлчәп, авызын тегеп, этикеткалар беркетеп торалар. Лаеклы ялда булуына карамастан, алар янына Чуллы авылыннан Рәзилә апа Мотыйгуллина да эшкә чыккан. “Үзе бер күңелле монда, коллектив та әйбәт, чакырсалар, бирегә теләп киләм”, - диде ул. Кызлар хуҗалыкның ашханәсе янындагы унбиш сутый җирдә җәй буе яшелчәләр, чәчәкләр үстергәннәр. “Кыяр, помидор, кишер, суган – барысы да үзебезнеке”, - диделәр алар. Әллә шаяртып, әллә чынлап, Рәҗәп абый, тавыклар да алырга кирәк әле, дип өстәде. Ышанам: икенче килгәндә анысы да булыр әле.

    фото: Ризилә Корбанова, "Хезмәт даны"

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: