Кукмарада агротехнологик сыйныфлар ачылды
Агротехнологик сыйныфлар ачылу — мәктәп елларыннан ук авыл хуҗалыгы өчен белгечләрне әзерләүдә мөһим адым.
Бүген Кукмараның 3нче, Янил һәм Ядегәр урта мәктәпләрендә «Агросәнәгать комплексында кадрлар» федераль проекты кысаларында агротехнологик сыйныфлар ачылды. Әлеге әһәмиятле вакыйга авыл хуҗалыгы тармагына яшьләрне җәлеп итүгә, мәктәп укучыларында заманча агротехнологияләргә кызыксыну уятуга юнәлтелгән.
Районның үсешен һәм киләчәген күзаллап эшләнгән әлеге мөһим чарада район башлыгы Сергей Димитриев, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары — авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров, Татарстан мәгариф һәм фән министры урынбасары Минзәлия Закирова, әлеге сыйныфларны булдыруда финанс ярдәме күрсәткән инвесторлар һәм башкалар катнашты. Алар үз сүзләрендә аграр тармак өчен белгечләр әзерләүдә мәктәп звеносының мөһимлеген ассызыклады.
«Без — республикада авыл хуҗалыгы тармагы буенча әйдәп баручы районнарның берсе. Даныбыз республикада гына түгел, Россиядә танылган. Һәм без — бердәнбер Орденлы район. Шушы статусны югалтмас өчен, бергә-бергә, тагын да тырышып хезмәт куярга, алга барырга, фәнни нигездә эш итәргә кирәк. Билгеле, моннан берничә ел элек мондый агросыйныфлар турында хыяллана да алмадык. Бүгенге көн укучылары шундый яхшы чорда тәрбияләнә, чөнки белем алу өчен бөтен шартлар тудырыла. Фән белән шөгыльләнергә дә, үзеңнең сәләтләреңне ачарга да мөмкинлекләр бар. Үзегезне авыл хуҗалыгы белән бәйләргә телисез, авыл тормышын сайлыйсыз икән, дәүләттән ярдәм зур. Без авылларны саклап калу, үстерү турында уйларга тиеш. Моның өчен киләчәктә сезнең, югары уку йортларын тәмамлап, туган ягыгызга эшкә кайту кирәк», — диде Сергей Димитриев, укучыларга мөрәҗәгать итеп.

Район мәгариф идарәсе җитәкчесе Илфат Әхмәдуллинның сүзләренә караганда, агросыйныфлар моңа кадәр дә районның ун мәктәбендә эшләгән. Ә бу соңгылары федераль проект ярдәмендә тормышка ашырыла.
«Әлеге проект ун төрле юнәлешне тәкъдим итә, алар иген үстерү, терлекчелек, лабораторияләрдә тәҗрибәләр үткәрү һәм башкалар белән бәйле. Әлеге сыйныфларда белем алу укучыларга да кызыклы, чөнки алар заманча итеп җиһазландырылган. Шушы проект ярдәмендә химия, биология, физика юнәлешләрен тирәнтен өйрәнеп булачак», — диде ул.

Кунаклар иң беренче 3нче урта мәктәптә булды. «Карьера үсеше: мәктәп агролабораториясеннән — агровузга» дип аталган күргәзмә, «Терлекчелектә математика», «Игенчелектә физика», «Агроном лабораториясе», «Ашламалар сере» дигән интерактив мәйданчыклар белән танышты.
Аннары делегация Янил урта мәктәбенә юл алды. Биредә кунакларга «Үз эшенең осталары» күргәзмәсе тәкъдим ителде, табигый-технологик юнәлештәге лабораторияләр күрсәтелде.
Чара Ядегәр урта мәктәбендә дәвам итте. Укучылар әзерләгән «Яшел шәһәр: сити-ферманың перспективалы үсеше», «Люминесцент анализ», «Икмәк пешерү серләре», «Агрофонда культуралы үсемлекләрнең ярашуы», «Микроскоп астындагы дөнья» кебек мәйданчыклар кунакларның игътибарын җәлеп итте.
«Бүген өч мәктәптә булдык, агротехнологик сыйныфлар бик сыйфатлы, матур килеп чыккан. Алга таба аларның саны тагын да артыр дип ышанам. Әлеге сыйныфларның эшли башлаганына берничә ай гына, әмма шушы кыска вакыт аралыгында сез аның асылын аңлый алгансыз. Әле монда укучыларга гына түгел, укытучыларга да эш бик күп. Киләчәктә дә бу сыйныфлар тик тормас, төрле тәҗрибәләр үткәрелер, аларның нәтиҗәсе булыр дип уйлыйм. Моның өчен проектны тормышка ашыруда көч куйган эре авыл хуҗалыгы предприятиеләре — «Урал», «Восток», «Вахитов» җәмгыятьләре белән тыгыз элемтәдә булырга кирәк. Без үскән вакытта мондый мөмкинлекләр юк иде, бар белгәнебез йорт янындагы бакча һәм мәктәп яны участогы булды. Бүген исә бөтен юнәлешләрне өйрәнергә шартлар бар», — диде Марат Азат улы.

Агротехнологик сыйныфлар ачылу — мәктәп елларыннан ук авыл хуҗалыгы өчен белгечләрне әзерләүдә мөһим адым. Мондый проектлар укучыларга үз төбәгендә хезмәт итү мөмкинлекләрен күрсәтә, авылның киләчәгенә ышаныч өсти. Ул яшьләрне үз төбәкләрендә калырга һәм авыл хуҗалыгында эшләргә дәртләндерә, шуның белән авылларның социаль-икътисадый үсешенә ярдәм итә.
Рузилә Рәхимова, Ядегәр мәктәбендәге агротехник сыйныф кураторы:
— Агросыйныфларда эш быелгы уку елыннан башланып китте. Анда җиденче сыйныфтан уналты укучы йөри. Без алар белән дәрестән тыш вакытта шөгыльләнәбез. Ә унынчы сыйныфта сигез укучы белем ала. Алар физика, химия, математика фәннәрен тирәнтен өйрәнү максатында, әлеге сыйныфның мөмкинлекләрен кулланалар. Әлеге проектны тормышка ашыруда инвесторның өлеше зур. «Восток» җәмгыяте бу сыйныфны җиһазландырды, шулай ук лаборатория өчен кирәкле материаллар белән дә тәэмин итә. Без җитештерү комплексларына экскурсияләр дә оештырабыз. Моннан тыш, Кукмара аграр көллияте, Казан аграр университеты белән дә тыгыз элемтәдә эшлибез. Аграр университет белән ике атнага бер тапкыр онлайн дәресләр үткәрелә, укучылар анда бик теләп катнаша.
Фото: Ризилә Корбанова/ «Кукмор-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев