Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Кукмара районына чит төбәкләрдән документларсыз терлек алып кайтырга ярамый

Йогышлы чирләрне кисәтү максатыннан районга чит төбәкләрдән документларсыз терлек алып кайту тыела. Көньяк, Көнчыгыш Африкада һәм Һиндстанда мөгезле эре терлекләрдә киң таралган нодуляр дерматит кебек куркыныч инфекцияне дә безгә килеп җитмәс дип әйтеп булмый. Әлеге инфекция ияргән очракта малның тиресе 7 сантиметрга кадәр зурлыктагы бетчәләр белән каплана, бизгәк тота, тоташтыргыч...

Йогышлы чирләрне кисәтү максатыннан районга чит төбәкләрдән документларсыз терлек алып кайту тыела. Көньяк, Көнчыгыш Африкада һәм Һиндстанда мөгезле эре терлекләрдә киң таралган нодуляр дерматит кебек куркыныч инфекцияне дә безгә килеп җитмәс дип әйтеп булмый. Әлеге инфекция ияргән очракта малның тиресе 7 сантиметрга кадәр зурлыктагы бетчәләр белән каплана, бизгәк тота, тоташтыргыч тире асты тукымасы һәм әгъзаларның шешүе, күзләр, сулыш юлларының, ашказаны трактының зарарлануы күзәтелә. Авырый торган һәм вирус йөртүче хайваннар чирне таратучы чыганак булып торалар. Нодуляр дерматит канэчкеч бөҗәкләр, чебен-черкиләр аша бер малдан икенчесенә күчәргә мөмкин. Бүгенге көнгә әлеге авыруны дәвалау ысуллары билгеле түгел. Аны йоктырган хайван тиз арада чалынып, яндырылырга тиеш.

Рифат КӘРИМУЛЛИН, район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk