Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Кукмара районында терлек азыгы хәзерләү эшләре дәвам итә

8 сентябрьгә булган оператив мәгълүматлар буенча 5500 гектар җирдән 86100 тонна силос салынган.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, хәзерге вакытта терлек азыгы хәзерләү эшләре дәвам итә.

«Быелгы һава торышына бәйле рәвештә, хуҗалыкларга җитәрлек күләмдә терлек азыгы хәзерләү бурычы куелды, шуңа күрә 7912 гектарны тәшкил иткән кукуруз мәйданнарының төп  өлеше силоска алынып, калганы орлыкка суктырылачак. 8 сентябрьгә булган оператив мәгълүматлар буенча 5500 гектар җирдән 86100 тонна силос салынды. Шул ук вакытта хуҗалыкларда туңга сөрү эшләре дә бара, хәзерге вакытта ул 24300 гектарда башкарылды, шуның 800 гектары өстән, калганы тирәнтен эшкәртелде. 6800 гектар мәйданда уҗым культуралары чәчелде», - диде районның баш агрономы Илдар Габбасов.

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X