Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

“Кукмара” агрофирмасының “Правда” бүлекчәсендә семинар узды (+Фото)

"Кукмара" агрофирмасының "Правда" бүлекчәсендә унбер айлык эш нәтиҗәләренә багышланган семинар-киңәшмә үткәрелде. Бу чарада катнашкан район җитәкчелеге, хуҗалык җитәкчеләре, җирлек башлыклары техника ремонтының барышы белән таныштылар. Районда игенчелек тармагында уңышлы эшләп килүче "Тойма" ширкәтенең агрономы Мөнир абый Галимҗанов әлеге өлкәдәге тәҗрибәләре белән уртаклашты. Семинарның икенче өлеше Зур Кукмара мәдәният йортында Яңа...

"Кукмара" агрофирмасының "Правда" бүлекчәсендә унбер айлык эш нәтиҗәләренә багышланган семинар-киңәшмә үткәрелде. Бу чарада катнашкан район җитәкчелеге, хуҗалык җитәкчеләре, җирлек башлыклары техника ремонтының барышы белән таныштылар. Районда игенчелек тармагында уңышлы эшләп килүче "Тойма" ширкәтенең агрономы Мөнир абый Галимҗанов әлеге өлкәдәге тәҗрибәләре белән уртаклашты. Семинарның икенче өлеше Зур Кукмара мәдәният йортында Яңа ел табыны артында дәвам итте.

-Узып баручы елда авыл хуҗалыгы тармагында ирешкән уңышларыбыз, күрсәткечләребез игътибарга лаек. Алдынгы хуҗалыклар - безнең горурлыгыбыз. Киләсе 2016 елда барлык теләкләребез кабул булып, тагын да зуррак үрләр яуларга насыйп булсын. Бәйрәм белән! - диде район башлыгы Сергей Димитриев, авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәрен Яңа ел белән котлап.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X