Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Җир файда китерсен

Соңгы елларда күп кенә фермерлар, җир хуҗалары, арендаторлар финанс кыенлыкларын сылтау итеп, авыл хуҗалыгы продукциясе алу максатында бирелгән җир участокларын эшкәртмәүне яки өлешчә генә эшкәртүне хуп күрә башладылар. Республиканың кайбер районнарында эшкәртелмичә ятучы 2-3 мең гектардан артык авыл хуҗалыгы җирләре барлыгы ачыкланды. Мондый җирләр бигрәк тә шәһәр тирәсендәге һәм нефть...

Соңгы елларда күп кенә фермерлар, җир хуҗалары, арендаторлар финанс кыенлыкларын сылтау итеп, авыл хуҗалыгы продукциясе алу максатында бирелгән җир участокларын эшкәртмәүне яки өлешчә генә эшкәртүне хуп күрә башладылар. Республиканың кайбер районнарында эшкәртелмичә ятучы 2-3 мең гектардан артык авыл хуҗалыгы җирләре барлыгы ачыкланды. Мондый җирләр бигрәк тә шәһәр тирәсендәге һәм нефть чыгарылучы районнарда күп. Алар арасында вак фермер хуҗалыклары да, шәхси эшмәкәрләр дә, эре инвесторларның җирләре дә бар. Ил җитәкчелеге ил хөкүмәте тарафыннан авыл хуҗалыгы җирләрен файдаланмау яки үз максатларында файдаланмауның билгеләрен күрсәтүче карар кабул ителде. Болар эченә түбәндәге билгеләр керә:

-сөрүлек җирләрендә җир эшкәртү, чәчү, уңыш алу буенча эшләр алып барылмый; вак агачлар, куаклар участокның 15 проценттан артыгын каплаган;

-печән җирләрендә печән чабылмый;

-культуралы печән җирләрендә печәннең 30 проценттан артыгын чүп үләннәре били;

-көтүлек җирләрендә көтүләр йөртелми.

Югарыда күрсәтелгән билгеләргә таянып, Татарстанның Россельхознадзор идарәсенә Республикада мондый категориягә кергән җирләрне ачыклау, хуҗаларын административ җаваплылыкка тарту бурычы куелды. Милекнең нинди төрдә булуына карамастан (шәхси җир участогы, арендага алынган яки субарендага бирелгән җир участоклары), авыл хуҗалыгы җирләре категориясенә кергән участоклар үз максатларында файдаланылмаса, административ җаваплылык каралган. 2014 елдан бу төр хокук бозуларга штраф күләме тагын да артты. Хәзер штраф күләме җир участогының кадастр бәясеннән чыгып исәпләнелә:

-гражданнарга штраф күләме җир участогының кадастр бәясенең 0,3-0,5 проценты (әмма 3 мең сумнан да ким түгел);

-вазыйфаи затларга кадастр бәясенең 0,5-1,5 проценты (әмма 50 мең сумнан да ким түгел);

-оешмаларга кадастр бәясенең 2-10 проценты (әмма 200 мең сумнан да ким түгел)

Җир участокларының кадастр бәясе артып торуы җир хуҗаларына кулланылмый торган авыл хуҗалыгы җирләрен саклауның мәгънәсе бармы соң дигән сорау тудыра. Бу очракта җир файда түгел зыян гына китерәчәк.

Рафис Низамиев,

Россельхознадзорның җир күзәтчелеге

буенча дәүләт инспекторы

фото http://www.treideri.lv/wp-content/uploads/lauksaimniec%C4%ABba3.jpg

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk