Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Авыл хуҗалыгында нәрсә урлыйлар?

Ашлык, ягулык материаллары, җимеш-яшелчә продукциясе, печән... Авыл хуҗалыгы тармагында урланган әйберләр рәтендә нәкъ менә шушы әйберләр. Быел алар буенча 97 җинаять эше кузгатылган. Хәер, былтыргы күрсәткечләр белән чагыштырганда, авыл хуҗалыгындагы урлауларның кискен артуы күзәтелми икән. 25 июльдән 1 октябрьгә кадәр Татарстанда "Уңыш-2015" оператив-профилактик операциясе үтте. Ел саен әлеге чара терлек...

Ашлык, ягулык материаллары, җимеш-яшелчә продукциясе, печән... Авыл хуҗалыгы тармагында урланган әйберләр рәтендә нәкъ менә шушы әйберләр. Быел алар буенча 97 җинаять эше кузгатылган. Хәер, былтыргы күрсәткечләр белән чагыштырганда, авыл хуҗалыгындагы урлауларның кискен артуы күзәтелми икән.

25 июльдән 1 октябрьгә кадәр Татарстанда "Уңыш-2015" оператив-профилактик операциясе үтте. Ел саен әлеге чара терлек азыгы әзерләү һәм уңыш җыю периодында авыл хуҗалыгы продукциясе һәм товар-материал кыйммәтләрне саклау максатыннан уздырыла.

Әйтергә кирәк, махсус операция чаралары, гадәттә, төнге сәгатьләрдә, бәйрәм көннәрендә уздырылган. Уңыш җыюда катнашкан 13 кешенең транспорт чараларын исерек килеш йөртүләре ачыкланган. Ә Кукмара, Минзәлә, Мөслим, Нурлат, Яңа Чишмә районнарында авыл хуҗалыгы машиналары катнашында 5 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Аларда һәлак булучылар булмаган, бер кеше тән җәрәхәтләре алган.

"Уңыш-2015" операциясен үткәргән вакытта 97 җинаять ачыкланган. Аларның барысы да товар-материал кыйммәтләр, авыл хуҗалыгы продукциясен урлау, ышанып тапшырылган милекне үзләштерү, исраф итү белән бәйле, - дип сөйләде журналистларга Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы участок полиция инспекторлары һәм балигъ булмаганнар эшләре буенча бүлекчәләр идарәсе җитәкчесе вазифаларын вакытлыча башкаручы, полиция полковнигы Леонид Шестопалов.

Шушы җинаятьләр арасында 92 урлау, ышанып тапшырылган милекне үзләштерүнең 5 факты теркәлгән. Китерелгән матди зыянның күләме 1 миллионга якын сумга җиткән (җинаятьләр буенча - 914 меңнән артык, ә административ хокук бозулар буенча - 68 меңгә якын сум). Материаль зыянның 338 мең 200 сумы зыян салучылар тарафыннан инде дәүләткә кире кайтарылган.

Лениногорск районы авылында яшәүче бер кеше үзенең КамАЗ машинасында "Белый ключ" кырыннан 2100 килограмм ашлык урлый. Ә Чүпрәле районының Яңа Дуван авылындагы автопаркта АКРОС комбайныннан дизель ягулыгын алган вакытта ике кеше тоткарлана. Әйтергә кирәк, мондый мисаллар шактый. Тоткарланган кешеләрнең барысына карата да Россиянең Җинаять кодексы маддәләре буенча җинаять эше ачыла. Авыл хуҗалыгы тармагындагы продукцияне урлаулар буенча иң "актив" районнар арасында Тукай, Алабуга, Лаеш, Буа, Нурлат, Мөслим, Балтач бар.

- Җинаятьләрдән тыш, һәр районның участок инспекторлары аз күләмдә зыян китергән урлау очраклары (мелкое хищение) да теркәгән. Алар административ хокук бозулар рәтенә керә. Аңлатып үтик: әгәр урланылган әйбернең бәясе 1000 сумга кадәр икән, бу - административ хокук бозуга керә. Әгәр урланылган продукциянең хакы 1000 сумнан артса, бу инде җинаять буларак карала, - диде Леонид Шестопалов.

«Уңыш-2015» операциясе вакытында авыл хуҗалыгы продукциясен урлауга бәйле 234 хокук бозу очрагы теркәлгән. Монда Балтач, Саба, Кукмара районнары башкалардан "өстен булып чыккан", чөнки вак-төяк урлауларның күбесе нәкъ менә шушы өч районга туры килә. Мәсәлән, 22 сентябрьдә Кукмара бистәсендә бер кеше "Сөт иле" ААҖына караган Березняк авылы кырыннан 21 килограмм кукуруза чәлдергән. Татарстанның Югары суды аңа 1000 сум штраф билгеләгән.

Леонид Шестопалов әйтүенчә, авыл хуҗалыгы продукциянең нигездә авыл халкы үзе урлый. Тонналап урланган продукция исә саклык системасынының начар эшләве белән бәйле.

http://intertat.ru


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk