Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Әйтер сүзем бар...

Уңыш ни өчен түбән?

Көз җитеп, урып-җыю тәмамлангач, башкарылган эшкә нәтиҗә ясала. -Һава торышы начар тору сәбәпле, уңыш без фаразлаганча булмады, - диләр югарыда утыручы җитәкчеләр үзләренең чыгышларында. Ләкин барысы да һава торышыннан гына тормый бит. Сәбәпләр күп төрле. Җир инвесторга бирелгәч, күп еллар буе аңга сеңдерелгән "үземнеке" дигән термин юкка чыкты. Басу, ферма...

Көз җитеп, урып-җыю тәмамлангач, башкарылган эшкә нәтиҗә ясала.

-Һава торышы начар тору сәбәпле, уңыш без фаразлаганча булмады, - диләр югарыда утыручы җитәкчеләр үзләренең чыгышларында.

Ләкин барысы да һава торышыннан гына тормый бит. Сәбәпләр күп төрле. Җир инвесторга бирелгәч, күп еллар буе аңга сеңдерелгән "үземнеке" дигән термин юкка чыкты. Басу, ферма эшләре "әйдә, ярар"га башкарыла башлады. Белгечләр эшенә кагылмыйча шуны гына әйтәм, үстерелгән күп уңыш урып-җыю вакытында югала. Җай табып, елның төрле фасылларында, җәяүләп, адымнарымны саный-саный 3-4 чакрым араны әйләнәм. Бушка йөрмим. Дару үләннәре, мунча себеркеләре, җиләк-җимеш һәм башкаларны җыеп, култык астына кыстырып кайтам. Игеннәр тишелгәнче һәм аларны җыеп алгач, басуларны аркылыга турыга кисеп чыкканда, комбайннар суктырып узган урынны күреп, кәефем китә. Басуның буеннан-буена коелып барган ашлык куе булып тишелеп чыккан -мендәр кебек. Комбайннар иске. Аларга тиешенчә ремонт ясалмаган, герметиклаштырылмаган. Сәбәбе - акча юк. Быелга ярар әле, дип чыгаралар аларны басуга. Җиргә чәчелеп калган бу байлыкка күпме запчасть, ремонт материаллары алып булыр иде, югыйсә. Урып-җыюда катнашасы комбайннар хәзерлек сызыгына, брезентка бастырып, көлтәләрне суктырып караганнан соң гына куелырга тиеш бит. Шулай эшләгәндә югалтулар күпкә кимер иде. Шулай да төп сәбәп - чәчеп үстергән игеннән, сауган сөттән хуҗалык кассасына акча кермәгәч, механизаторларның, терлекчеләрнең хезмәтләренә вакытында түләмәүдә.

Мансур ХӘСӘНОВ, Татар Толлысы авылы

фото: http://www.rusoldat.ru/sev-vremya-ne-zhdet.htm

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk