Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Әйтер сүзем бар...

“Тылсым”да рәхәтләнеп ял иттек

"Тылсым" тернәкләндерү үзәгендә ел саен диярлек ял итәм. Быелгы ялдан да бик канәгать калдык. Бүлек мөдире Розалия Җаббарова һәм аның белән эшләүче хезмәткәрләр һәркемгә игътибарлы. Биредә сәламәтлекне ныгыту өчен бөтен шартлар бар, пешергән ризыклары да тәмле. Без ял иткән өч атна эчендә нинди генә чаралар үткәрелмәде: үзәк китапханә китапханәчесе Тәскирә...

"Тылсым" тернәкләндерү үзәгендә ел саен диярлек ял итәм. Быелгы ялдан да бик канәгать калдык.

Бүлек мөдире Розалия Җаббарова һәм аның белән эшләүче хезмәткәрләр һәркемгә игътибарлы. Биредә сәламәтлекне ныгыту өчен бөтен шартлар бар, пешергән ризыклары да тәмле. Без ял иткән өч атна эчендә нинди генә чаралар үткәрелмәде: үзәк китапханә китапханәчесе Тәскирә Сәлимова "Казанда яшәүче танылган шәхесләребез" дигән темага әңгәмә уздырды. Безнең белән ял иткән Кукмара шагыйрәсе, Салават башкара торган "Гүзәллекне күр әле" җырының авторы Мәгъмүрә Мәрдәнова үзенең иҗаты белән таныштырды. Ветеран һәвәскәрләр концерты, "Могҗизалар кыры" уены да бик күңелле үтте.

Үзәктән дуслашып, киләсе елга да очрашырга язсын дип таралыштык.

Резидә СИБАГАТОВА, "Тылсым"да ял итүче

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X