Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Әйтер сүзем бар...

Тозсыз суда пешкән солы боткасы ябыктыра

Кияүгә чыгып, бала тапканнан соң, кинәт кенә гәүдәм тазарып китте. Элек 58 килограмм авырлыкта йөрсәм, тора-бара 76 килограммга җиттем. Ирем юанаеп китүемә башта ачыктан-ачык сүз әйтмәсә дә, соңыннан бу турыда төрлечә "төрттерә" башлады. Берәр кая барганда киемнәремә сыймасам, үземнең дә гел кәеф кырыла иде. Төрле диеталарда да утырып карап, файдасын...

Кияүгә чыгып, бала тапканнан соң, кинәт кенә гәүдәм тазарып китте. Элек 58 килограмм авырлыкта йөрсәм, тора-бара 76 килограммга җиттем. Ирем юанаеп китүемә башта ачыктан-ачык сүз әйтмәсә дә, соңыннан бу турыда төрлечә "төрттерә" башлады. Берәр кая барганда киемнәремә сыймасам, үземнең дә гел кәеф кырыла иде. Төрле диеталарда да утырып карап, файдасын күрмәгәч, интернеттан солы боткасы турында укып белдем. Тән сәламәтлеге һәм гүзәллеге өчен иртәне - тозсыз суда пешкән солы боткасы белән башларга кирәк икән. Мин һәр көнне иртән бер уч солыны шулай суда бүрттереп, дүрт ай буе тукланып карадым. Көннең калган өлешендә нәрсә теләсәм, шуны ашадым, әмма кичке сәгать сигездән соң майлы һәм баллы ризыкларны кулланмаска тырыштым. Инде 65 килограммга төштем. Җәйгә кадәр кыз вакытымдагы 58 килограммга кайтырмын дип уйлыйм.

Зәлия, Кукмара

фото: http://www.parentaladvisory.de/_vti_cnf/%D0%B4%D0%B8%D0%B5%D1%82%D0%B0-%D0%B3%D0%B5%D1%80%D0%BA%D1%83%D0%BB%D0%B5%D1%81

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X