Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Әйтер сүзем бар...

“Равил юллары”ннан йөрибез

Мин 1959-75 елларда Кукмара эшче-яшьләр мәктәбе директоры булып эшләдем. Бу Никита Хрущевның партиянең ХХ съездында Сталинның шәхес культын фаш итеп, җидееллык план нигезендә АКШны куып җитеп, узып китәбез, 80 елларга коммунизм төзибез дип хыялланган чорга туры килде. Хәзер тормышка ашмаган бу хыялларны елмаеп кына искә алсак та, ул елларда илебез...

Мин 1959-75 елларда Кукмара эшче-яшьләр мәктәбе директоры булып эшләдем. Бу Никита Хрущевның партиянең ХХ съездында Сталинның шәхес культын фаш итеп, җидееллык план нигезендә АКШны куып җитеп, узып китәбез, 80 елларга коммунизм төзибез дип хыялланган чорга туры килде. Хәзер тормышка ашмаган бу хыялларны елмаеп кына искә алсак та, ул елларда илебез нык алга китте: меңнән артык эре предприятие төзелде, тимер рудасы, күмер, цемент җитештерү буенча беренче урынга чыкты, Гагарин космоска очты. Коммунизм төзү өчен көрәш җәмгыятебезнең милли идеясы булып торды. Ни кызганыч, хәзер җәмгыятьнең милли идеясы юк.

Эшче-яшьләр мәктәбендә ел саен 150-170 егет-кыз аттестат алды. Аларның тормышта нинди уңышларга ирешүен тасвирлау өчен газетада урын җитмәс иде. Шуңа бүген элеккеге укучыларымның берсе - Равил Хәсәнов турында гына сөйлим. Ул елларда мәктәбебездә көләч йөзле, искиткеч чибәр кыз Фирдәүсә дә укыды, соңрак алар өйләнешеп, үрнәк гаилә кордылар.

Мәктәпне тәмамлагач, Равил Хәсәнов район киночелтәре директоры булып эшләде, тиз арада бу оешманы республикада алдынгылар дәрәҗәсенә күтәрде. Шуннан соң аны иң четерекле эш - юл төзү оешмасы начальнигы итеп куйдылар. Җитәкче эшне Кукмара читендәге чүп түгә торган урында асфальт заводы төзүдән башлады. Ул елына 60-70 мең тонна асфальт җитештерүче зур хуҗалыкка әверелде. Бер вакыйга хәтергә уелып калган. 1978 елда Атлас Булатов үзенең 50 яшьлек юбилее уңаеннан бер төркем җитәкчеләрне ресторанга җыйды. Чыгышында Равил Хәсәнов турында аерым тукталды: "Аны үземнең улым кебек яратам. Ул кабинет җитәкчесе түгел, аның эш урыны районның төрле почмакларында", - диде. Ул үзе дә аттай эшләде, кешеләрне дә эшләтә белде. Әмма мактауга бик саран иде. Аннан шундый мактау сүзләрен беренче ишетүем булды.

Равил шушы ташландык урында зур терлекчелек фермасы булдырып, коллективны арзан ит белән тәэмин итте. Ул районыбызның барлык почмакларында йөзләрчә чакрым юл төзеде. Туган авылым Манзараста яз көннәрендә хәтта КамАЗлар да батып ята торган урамга әкияттәге тизлек белән сигез метр киңлектәге асфальт юл салынды. Бигрәк тә төзелешнең ничек оештырылуы таң калдырды. Бөтен эш конвейер системасыдай барды: дистәләгән машина таш китереп торды, ул шунда ук таратылып, тыгызланды, өстенә асфальт җәелде.

Райондагы юллар организмның кан тамыры кебек бит ул. Хуҗалыкның уңышлары юлларның торышына да бәйле. Равил Хәсәнов районны яхшы юллар белән тәэмин итү өчен көнне төнгә ялгап эшләде. Нинди дәрәҗәләргә ирешүенә карамастан, үзенең йөзендәге көләчлелек, балаларча эчкерсез елмаю югалмады. Ул төзегән юллар "Равил юллары" булып, район тарихына кереп калды.

Рафак ЯКУПОВ, хезмәт ветераны

фото: http://relaxtravel.ru/216-kacha-transport.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk