Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Әйтер сүзем бар...

Ишек шыгырдаса нишләргә?

Ишекләр еш кына тупсалар дөрес урнаштырылмаганлыктан шыгырдыйлар. Тупсаларны урнаштырган вакытта күчәрле ярым тупсаны ишеккә, ә тишеклесен ишек тартмасына куярга кирәк. Ишекне тупсага киертер алдыннан тупса "стакан"ына май тамызырга яки солидол кебек куе май сыларга киңәш ителә. Май тупса "стакан"ыннан агып чыкмаячак һәм озакка җитәчәк. Тупсаны кабат майларга кирәк булса, ишекне...

Ишекләр еш кына тупсалар дөрес урнаштырылмаганлыктан шыгырдыйлар.

Тупсаларны урнаштырган вакытта күчәрле ярым тупсаны ишеккә, ә тишеклесен ишек тартмасына куярга кирәк.

Ишекне тупсага киертер алдыннан тупса "стакан"ына май тамызырга яки солидол кебек куе май сыларга киңәш ителә. Май тупса "стакан"ыннан агып чыкмаячак һәм озакка җитәчәк.

Тупсаны кабат майларга кирәк булса, ишекне бераз күтәртеп, барлыкка килгән ярыкка тагын май тамызырга яки графит кисәге салырга мөмкин.

фото: http://www.liveinternet.ru/users/3854019/post242523293

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X