Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Әйтер сүзем бар...

Иң элек тынычлык кирәк

Аллага шөкер, исән-сау кешеләргә менә тагын октябрь аен бәйрәмнәр белән башлап җибәрергә насыйп булды. Беренче октябрьдә өлкәннәр көнен, дүртенче октябрьдә дини бәйрәмебез - Корбан гаетен билгеләп үттек. Мондый зур бәйрәмнәрне илдә тынычлык булганда гына матур итеп, тантаналы рәвештә үткәрергә була. Илебез җитәкчеләренең дөрес, тынычлык яклы сәясәт алып барулары нәтиҗәсендә имин...

Аллага шөкер, исән-сау кешеләргә менә тагын октябрь аен бәйрәмнәр белән башлап җибәрергә насыйп булды. Беренче октябрьдә өлкәннәр көнен, дүртенче октябрьдә дини бәйрәмебез - Корбан гаетен билгеләп үттек. Мондый зур бәйрәмнәрне илдә тынычлык булганда гына матур итеп, тантаналы рәвештә үткәрергә була. Илебез җитәкчеләренең дөрес, тынычлык яклы сәясәт алып барулары нәтиҗәсендә имин тормышта яшибез. Кавказ, Балтыйк буе, хәзер инде Украина илләрендәге кебек, бездә ата белән ул, кулларына корал алып, сугышып йөрмиләр.

Авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре дә үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үттеләр. Аларның да куанып сөйләрдәй уңышлары бар. Быел май аенда яңгырларның бик аз булуы авыл халкын янә зур кайгыга салган иде. Чәчкән игеннәрнең өчтән бере генә тишелә алды, ә күпьеллык үләннәр бөтенләй тишелмәде диярлек. Ходайның олы рәхмәте белән июнь аеның икенче яртысында ява башлаган шифалы яңгырлар 2010 елдагы кебек корылык фаҗигасен булдырмый калды. Тишелми калган орлыклар баш төртте, күпьеллык үләннәрнең уңышы да 2-3 тапкыр чабып алырлык булды. Безнең "Дружба" агрофирмасында да бер шартлы терлеккә 40 центнерга якын азык берәмлеге хәзерли алдылар.

Вакыйф ФӘЙЗРАХМАНОВ, Ятмас Дусай авыл җирлегенең ветераннар советы рәисе

фото: http://worldradio.ru/forum/showthread.php?s=8965d6524123e9695829bd94a55201ac&t=4463&page=6

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk