Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Әйтер сүзем бар...

Дәваханәләрдә эленеп куелган бюллетеньнәрнең дә кирәге чыга

Дәваханәләрдә эленеп куелган бюллетеньнәрне (стена газеталары, дисәк тә инде) укыйлармы, авыртып килгән кешедә уку кайгысы буламы икән, дигән сорау туа иде. Укыйлар икән. Тешләрне дәвалау поликлиникасына баргач, онык белән бабасының теш алдыру кабинеты янында эленеп торган бюллетеньне җентекләп өйрәнүләрен күзәттем. Оныкның тешен суыртып чыккач та, кабат шунда тукталдылар. "Табиб әлегә...

Дәваханәләрдә эленеп куелган бюллетеньнәрне (стена газеталары, дисәк тә инде) укыйлармы, авыртып килгән кешедә уку кайгысы буламы икән, дигән сорау туа иде. Укыйлар икән. Тешләрне дәвалау поликлиникасына баргач, онык белән бабасының теш алдыру кабинеты янында эленеп торган бюллетеньне җентекләп өйрәнүләрен күзәттем. Оныкның тешен суыртып чыккач та, кабат шунда тукталдылар. "Табиб әлегә кайнар ризык ашамаска, авыз куышлыгын берни белән дә чайкамаска кушты. Әһә, физик көч кую да ярамый, дип язганнар монда, иртәгә физкультура дәресенә кермәссең инде",- диде бабасы. Онык та аның белән килеште бугай.

Фәнис, Кукмара

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X