Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Әйтер сүзем бар...

Бәйрәмнән сөенеп кайттым

"Хезмәт даны" газетасын кулыма алуга, анда басылган хатларны укырга яратам. Якын-тирә авылларда нинди бәйрәмнәр үткәрелде икән, дип кызыксынып һәм кызыгып укыйм. Безнең мәчетебездә дә олылап Корбан ашы уздырылды. Мәчет яңа, зур. Аны төзүгә авылыбызның горурлыгы булган Равил абый Ганиев зур өлеш кертте. Биш вакыт яңгыраган азан тавышы авылга ямь өсти....

"Хезмәт даны" газетасын кулыма алуга, анда басылган хатларны укырга яратам. Якын-тирә авылларда нинди бәйрәмнәр үткәрелде икән, дип кызыксынып һәм кызыгып укыйм. Безнең мәчетебездә дә олылап Корбан ашы уздырылды. Мәчет яңа, зур. Аны төзүгә авылыбызның горурлыгы булган Равил абый Ганиев зур өлеш кертте. Биш вакыт яңгыраган азан тавышы авылга ямь өсти. Мәчеткә яшьләр дә күп йөри, дини укулар алып барыла. Анда барлык уңайлыклар да бар. Быел җәй көне янындагы участокны чистартып, спорт мәйданчыгы ясадылар. Биредә яшьләр футбол, баскетбол уйный алалар. Анда төнлә дә ут янып тора. Хәзер монда хоккей мәйданчыгы ясыйлар.

Бәйрәм микрофоннан яңгыраган вәгазьләрдән, аннары Фәргать хәзрәт һәм Нурия абыстай Фәсхетдиновларның тәбрикләү сүзләре һәм вәгазьләре белән башланып китте. Рөстәм Ганиев һәм Рамил Шәкертов барлык авылдашларны, кунакларны үзләре чалган корбан ите, пылау белән сыйладылар. Үзбәкчә пылауны Шәүкәт Якупов пешерде. Рәзинә Ганиеваның кетердәп торган тозлы кәбестәсе, Люция Шәкертованың винегреты һәм авылдашлар күпләп алып килгән күчтәнәчләрдән һәркем авыз итте. Илһам Зариповның лимонады бигрәк тә балалар күңеленә хуш килде.

Авылның һәм кунакка килгән йөзләп бала Коръән аятьләре сөйләп, бүләкләргә ия булдылар. Бәйрәм кечкенә сабантуй сыман дәвам итте. Кул көрәше, капчык киеп йөгерү, велосипедта ярышу булды. Ярышта катнаша алмаган нәниләр дә нәүмиз калмады: аларга уенчыклар өләшенде. Моннан тыш һәр балага күчтәнәчләр тутырылган пакетлар бирелде.

Мин үзем бу бәйрәмдә өч оныгым белән ял итеп, сөенеп кайттым.

Гөлфия Зарипова, Янсыбы авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk