Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Әйтер сүзем бар...

Больница ишегалдындагы бозлы урыннарга тоз сибеләчәк

Әле генә Кукмараның үзәк дәваханәсеннән кайттым. Дәваханә ишегалдында йөри торган түгел, аяк асты шулкадәр тайгалак. Ник анда берәр нәрсә сипмиләр икән? Безнең ише әби-бабайлар дәваханәгә тимераяк киеп бара алмый бит инде! Риза ГАЛИН, Кукмара бистәсе. Район үзәк дәваханәсе баш табибының хуҗалык эшләре буенча урынбасары Фәрит Шәймәрданов белән телефон аша элемтәгә...

Әле генә Кукмараның үзәк дәваханәсеннән кайттым. Дәваханә ишегалдында йөри торган түгел, аяк асты шулкадәр тайгалак. Ник анда берәр нәрсә сипмиләр икән? Безнең ише әби-бабайлар дәваханәгә тимераяк киеп бара алмый бит инде!

Риза ГАЛИН, Кукмара бистәсе.

Район үзәк дәваханәсе баш табибының хуҗалык эшләре буенча урынбасары Фәрит Шәймәрданов белән телефон аша элемтәгә кереп, әлеге сорауга түбәндәге җавапны алдык:

-"Чиста шәһәр" җаваплылыгы чикләнгән ширкәт белән килешү төзелмәгәнлектән, бик тайгалак көнне үз хезмәткәрләребез көче белән дәваханә ишегалдындагы бозлы урыннарны чапкалап куюны, өлешчә тоз сибүне оештырабыз. Тотынып бару өчен тротуарның буеннан-буена тимер култыкса да эретеп ябыштырылган. Дәваханә ишегалдына ком сипмәскә дигән карарга килдек, чөнки ул аяк киеменә ияреп поликлиникага, бүлекләргә керә.

фото: http://www.auto39.ru/articles/2013/a13012901.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk